Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мин тоткан балыклар хәләл”,– ди Әлки районы балыкчысы Рәмис Гаязов

  Рәмис Гаязовны Кама аръягы районнарындагы күп авылларда беләләр.

 

 

Ул Идел елгасында 20 гектар сулыкны арендага алып, балык тотып сату белән шөгыльләнә.

–Минем балык хәләл,– ди Рәмис Гаязов.

–Ничек алай була?– дигәч:

–Хәләл ысул белән эшлим, эшкуарлык белән законлы шөгыльләнәм,–ди.

Ул балыкны үзе тотмый. Бу эшкә килешү нигезендә балыкчылар бригадасы яллаган. Ә урнаштыруын, сатуын үзе башкара. Яңа тотылган балыкны аңардан күбрәк ашханә-кафелар ала. Шулай ук төрле мәҗлесләр үткәргәндә аерым кешеләрдән дә аңа заказлар еш була икән.

Кыскасы, яңа тотылган елга балыгына сорау һәрчак зур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев