Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мирсәет Сөнгатуллин һәм аның улы Алмаз башкаруындагы татар халык җырларыннан төзелгән яңа альбом чыкты

Якташыбыз, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин һәм аның улы Алмаз башкаруындагы татар халык җырларыннан төзелгән яңа альбом чыкты. Мирсәет Сөнгатуллин татар халык җырларын аеруча осталык белән башкара. Милләтебезнең бәһасез хәзинәсе булган җырларны табу, эшкәртү һәм саклап калуга ул күп көчен һәм тырышлыгын куя. Аның халык җырларыннан төзелгән берничә...

Якташыбыз, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин һәм аның улы Алмаз башкаруындагы татар халык җырларыннан төзелгән яңа альбом чыкты.

Мирсәет Сөнгатуллин татар халык җырларын аеруча осталык белән башкара. Милләтебезнең бәһасез хәзинәсе булган җырларны табу, эшкәртү һәм саклап калуга ул күп көчен һәм тырышлыгын куя. Аның халык җырларыннан төзелгән берничә дискы дөнья күргән иде инде.

Әле яңарак кына якташ җырчыбызның улы Алмаз белән берлектә яздырган беренче альбомы чыкты. Алмаз Сөнгатуллин Мәскәүдә консерватория тәмамлады, хәзер аспирантурада белемен күтәрә. Бер үк вакытта ул Мәскәүдә опера театрында да эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев