Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Муса Җәлил Әлки җирендә булган

Бүген, 15 февральдә, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне

Муса Җәлил Бөек Ватан сугышына кадәр берничә ай Чуаш Кичүе авылында яшәп иҗат иткән.

1934 елда районыбыздагы “Энергетик” совхозында “Сталинец” газетасын чыгаруны җайга салу өчен Муса Җәлил Чуаш Кичүе авылына килә. Аны биредә Камалия Нуртдиновага фатирга урнаштыралар. Муса Җәлил авылның табигатенә, Кече Чирмешән елгасының матурлыгына сокланган. Кич яшьләр янына чыгып, мандолина уйнаган, ачык йөзле, аралашучан шагыйрьне авыл халкы үз иткән.

Муса Җәлил 1941 елда фронтка алына. 1942 елда ул каты яраланган хәлдә фашистларга тоткынга эләгә.

Әсирлектә ул “Идел-Урал” легионын оештыручылар исемлегендә була. Алар тоткындагы совет солдатларын яшерен юл белән азат итү буенча батырлыкка тиң эшләр алып баралар.

Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен 1944 елның 25 августында җәзалап үтерәләр.  Бу вакытта Муса Җәлилгә 38 яшь була.

Батыр татар шагыйренең намуслы исеме, шигырьләре туган иленә әйләнеп кайта. Аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев