Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркотикны үзебездә үстереп яткан

Бөтен җәмгыятьне хафада тотучы наркоманлык моңарчы тыныч төбәкләр саналган авыл җирләренә дә үтеп керергә маташа. Былтыр районыбызда наркотик матдәләрне законсыз саклау белән бәйле 5 җинаять эше ачылу турында газета хәбәр иткән иде инде. Узган ел ахырында район судында әлеге җинаятьләрнең берсе буенча хөкем карары чыгарылды.

Казан шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек Александр Минеев дигән бәндә наркотикны үзе үстереп алырга ниятли. Һәм бу уен ул … безнең районда тормышка ашыра. Узган елның май аенда әлеге Минеев Иске Матак авылында В.Васильев хуҗалыгындагы бакчада киндер чәчеп җибәрә. Июль азакларында беренче уңышны да җыеп ала - 7 төп киндерне өзеп, В.Васильев мунчасы чардагына киптерергә куя. Киптерелгән киндернең авырлыгы 1286,65 грамм тәшкил итә. Ә бакчадагы тагын 11 төп киндерне өлгерергә дип калдыра. Алары кипкән авырлыкка күчереп исәпләгәндә 2538,86 граммга җитә. Мунча чардагындагы кипкән киндернең, ягъни марихуананың бер өлешен - 28,5 граммын полиэтилен капка салып, үзенә кулланырга дип җиңел машинасына куя.
Әмма Александр Минеев үзе үстергән наркотик матдәне - марихуананы (каннабис) кулланып та, бүтәннәргә биреп тә өлгерә алмады, полиция хезмәткәрләре кулына эләкте. В.Васильев хуҗалыгында үткәрелгән тентү вакытында бакчада үсеп утырган һәм мунча чардагында киптерелгән наркотик матдәләр алынды һәм тикшерү эшләреннән соң юк ителде. Җинаятьченең җиңел машинасында да 28,5 грамм марихуана һәм 9,01 грамм гашиш табылды һәм юкка чыгарылды.
Ә бит аеруча зур күләмдәге әлеге наркотик матдәләр, оперативниклар тарафыннан фаш ителмәсә, күпме кешеләрне, аеруча яшьләрне куркыныч юлга бастыра, сәламәтлекләрен бетерә, язмышларын җимерә алыр иде. Наркотикның бер генә граммы да коточкыч яман көчкә ия икәнлеге мәгълүм бит.
Әлки район суды А.Минеевны РФ Җинаятьләр кодексының 228 маддәсе 1 һәм 2 бүлекләре буенча - аеруча зур күләмдәге наркотик матдәләрне законсыз табыштыру һәм саклауда гаепле дип тапты. Җинаятьче 3 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Хөкем срогын ул гомуми режимдагы төзәтү колониясендә узачак.
Районыбыз территориясендә булган бу җинаятьчел вакыйга һәркемне уйландырсын, сак һәм уяу булырга, балаларыбыз язмышы өчен җаваплылыкны арттырырга өндәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев