Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бибай Чаллысында яшәүче Рафика апа Мәрдегалләмовага дәва, ярдәм сорап каян гына килмиләр

Мәрдегалләмовлар йортының иң түрендә - нык, матур итеп эшләнгән кое. Чыгырын әйләндереп җибәрәсе дә аста көзгедәй ялтырап яткан салкын суны чылбырдагы чиләк белән чумырып аласы… -Бер кышны торбаларда су туңды да, җәйгә чыккач шушы коены казып куйдым. Йортта су бетеп киткән чакларда бөтен тирә-күршегә шуннан суыртып алабыз суны. Күбрәк алган...

Мәрдегалләмовлар йортының иң түрендә - нык, матур итеп эшләнгән кое. Чыгырын әйләндереп җибәрәсе дә аста көзгедәй ялтырап яткан салкын суны чылбырдагы чиләк белән чумырып аласы…
-Бер кышны торбаларда су туңды да, җәйгә чыккач шушы коены казып куйдым. Йортта су бетеп киткән чакларда бөтен тирә-күршегә шуннан суыртып алабыз суны. Күбрәк алган саен суы чистара, әйбәтләнә генә бит аның,-ди йорт хуҗасы Замир абый.
Бу өйдә яшәүчеләрнең игелек-мәрхәмәте дә әнә шул төпсез кое кебек - кешегә кызганмыйча, чикләмичә өләшә алар аны.
Кулларында -шифалы көч
Хезмәттәшебез Ислам абый кулы сызлап интекте.
-Берничә ай элек бик каты бәрелгән иде, шуннан авыртуның басылганы юк. Инде күлмәк тә кия алмас хәлгә җиттем,-дип зарланды ул. -Казан хастаханәсенә дә барып карадым, имгәнгән җире юк, нервларын дәваларга кирәк, диделәр. Тик бу дәваның да файдасы булмады.
Ә бер көнне Ислам абый бик күтәренке кәеф белән килеп керде эшкә.
-Бәрәңге бакчасын сукаларга килгән тракторчы егет, кулымны күтәрә дә алмый интегүемне күреп, Бибай Чаллысында яшәүче Рафика апага барып карарга киңәш итте. Үзенең тайпылган аяк бармакларын шул апа керткән булган икән. Көнендә үк киттем Бибайга. Рафика апа яхшылап карады да, кулбашың чыккан бит синең, диде. Кремнар-мазьлар белән шактый озак сыйпаган-массажлаганнан соң сөякнең урынына кереп утыруын үзем дә тойдым. Шатлыгымнан Рафика апаны кочаклап ук алдым. Әле авыртуы бетеп җитмәсә дә, бөтенләй иркен хәрәкәтләнә инде кулым,-дип сөенечен уртаклашты ул безнең белән.
Хезмәттәшебез белән булган шул хәлдән соң кызыксынып китеп белешә башласам, Рафика апаның шифалы кулларыннан сихәт алучылар бик күп булып чыкты. Базарлы Матакта яшәүче Руфия Гайнетдинованың башыннан кичкәннәр дә гыйбрәтле.
-Узган җәйдә үкчәле аяк киеме белән ашыгып атлаганда ялгыш басып аягымны авырттырдым,-дип сөйли Руфия. -Кая гына барып карамадым, ай буе интегеп, аякка баса алмас булдым. Рафика апаның сәләте турында ишетеп, соңгы өмет белән шунда киттем. Медик башың белән ник үзеңне карамыйсың, аягыңны шул хәлгә җиткергәнсең, дип ачуланып ташлады башта. Аннан идәнгә утыртып, догалар укып, сабынлы җылы су белән бер сәгать буе массажлады. Тез буыны чыккан булган икән. Аны урынына кертеп, тыгыз итеп бәйләп җибәрде. Өйгә үз аягым белән кайттым, шуннан бирле, күз генә тимәсен, авыртуны оныттым. Әллә ничә кеше минем киңәшем буенча Рафика апага дәваланырга бардылар әле. Галина исемле танышым әлегә кадәр рәхмәт укый аңа.
-Улым спортзалда шөгыльләнгәндә, футбол, волейбол уйнаганда әллә ничә мәртәбә аягын-кулын авырттырды, - ди Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев. -Һәр юлы Рафика апа чыккан буынын кертеп, дәвалап җибәрде, рәхмәт аңа. Бу апаның табигатьтән бирелгән көченә-сәләтенә хәйран калырлык. Бармак очлары белән орынып-сыйпап карауга рентгеннан да болайрак төгәл диагноз куя бит ул. Үзе шулкадәр киң күңелле, мәрхәмәтле, кешегә ярдәм итргә ашкынып тора.
Авыру, бәла-каза кемнең кемлегенә карап-сайлап тормый шул. Чир каршында без барыбыз да бер. Рафика апага да сызланулардан тилмереп, ярдәм өмет итеп кемнәр генә килми. Бер генә кешене дә кире бормый, караңгы чырай күрсәтми ул. Бөтен эшен ташлап, үз сырхауларын читкә куеп кешегә ярдәм итә. Алай гынамы, бусагасыннан узган һәркемне чәйләр эчереп, изге теләк-догалар белән озата ул. Сихәтле генә түгел, ризыклы да, кунакчыл һәм юмарт та йорт бу.
«Әни юкә белән «гипс» сала иде»
-Әниемнең әтисе Фәсих бабай белән әнисе Миннесәхип зур әни икесе дә 96 яшькә җитеп дөньядан күчтеләр,-дип искә ала Рафика апа. -Зур әнинең дәвалау сәләте бар иде. Еш кына аңа елаудан туктата алмаган яшь балаларны алып киләләр иде. Зур әни баланың эчен кулы белән сыпырып җиде мәртәбә "Колһуалла" укый иде дә, сабый тынычланып, изрәп йокыга китә иде.
Зур әнисе вафат булгач, әнисе Нәбирә апага ярдәм-дәва сорап килә башлый авыл халкы.
-Имгәнгән, тайган аяк-кулларны әни үзенчә "гипслый" - юкәне суеп, шуның белән кысып бәйли иде. Тагын бөтен тирә-юньгә сөлек салды әни. Сөлекне авылдан ерак түгел сулыктан үзе җыйды. Әти белән суга кереп басалар да аякларына сарган сөлекләрне җыеп алалар. Алар хәзерге аптека сөлекләренә караганда көчлерәк, чыдамрак булалар иде.
Тайпылган, чыккан буыннарны кертү, сөлек салу, массаж ясау осталыгы әбисе һәм әнисеннән Рафика апага да күчкән. Тик әле болар белән генә чикләнеп калмыйча, медицина өлкәсендә дә шактый күнекмәләр алган ул. Аның медицина хезмәткәре дипломы юк-югын. Әмма авыл халкы өчен чын мәгънәсендә "ашыгыч ярдәм" ул. Сырхаулап китсәләр дә, бәла-казага юлыксалар да авылдашлары киңәш, ярдәм сорап аңа йөгерәләр. Авыл медпунктында озак еллар санитарка булып эшләгән Рафика апа фельдшерлардан да күп нәрсәгә өйрәнеп калган.
Ходай ризалыгы өчен
Күп еллар район үзәк хастаханәсенең оештыру-методика кабинеты фельдшеры булып эшләгән Асия Гобәйдуллина Рафика апа турында "табигатьтән бирелгән талантка ия шәхес, халыктан чыккан самородок" ди.
-Авыл медпунктында аз гына хезмәт хакына санитарка булып эшләгәндә иртәнге өчтән килеп мичкә ягарга, шприцларны, инструментларны сәгатьләр буе кайнатып зарарсызландырырга, еш кына йорт саен йөреп халыкны медпунктка чакырырга туры килә иде аңа,- ди Асия Миңнемулловна. - Рафика апаның иң соклангыч сыйфаты -ярдәмчеллеге, кеше хәленә керә белүе. Йөрәксенеп теләсә нинди катлаулы эшкә тотына торган тәвәккәл, батыр хатын да ул. Балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килеп укый алмавы гына кызганыч. Белем алырга мөмкинлеге булса, аңардан искиткеч табиб чыккан булыр иде.
Бибай Чаллысында туып-үскән, хәзер туган авылының тарихын өйрәнүче Роза Родионова да Рафика апаның авылда бик абруйлы, хөрмәтле кеше булуын билгеләп үтте.
-Ул бүтәннәргә бик ярдәмчел, шуңа һәркемгә сүзе үтә,-ди Роза Разаковна. -Быел март аенда әнинең бертуганы Җәүдәт абый вафат булды. Аны район үзәгеннән авылга алып кайтып җирләүдә бик күпләрнең ярдәме тиде, рәхмәт. Ә бу зур эшне оештыручы һаман да шул Рафика апа булды. Ул авыл зиратына кадәр карны чистартып юл ачтыруны да кайгырткан, кабер казуны да оештырган. Бу игелекле эшләрнең берсен дә нидер өмет итеп түгел, күңеле кушканга, Ходай ризалыгы өчен башкара бит ул. Авылның үткәнен өйрәнгәндә ярдәм кирәк булса да мин аңа мөрәҗәгать итәм. Бер генә гозерне дә игътибарсыз калдырмый.
Рафика Габдулла кызы авылдашлары рәхмәт әйтеп туя алмаган тагын бер зур хезмәт башкара. Үзлегеннән дин гыйлемен өйрәнеп, авыл остабикәсе вазыйфасын өстенә алган ул. Мәет юу, үлекне бөтен шартына китереп җыю кебек авыр, четерекле һәм бик саваплы вазыйфаны да ул үти.
Хезмәт - иң яхшы дару
Быел язын җиде дистәне түгәрәкләгән Рафика апа кызлардай җыйнак, ыспай гәүдәле, чибәр, җитез әле. Ә бит аның өлешенә авырлыклар да, авыру-сырхаулар да шактый туры килгән. Әтисе Габдулла сугыштан яраланып кайткан, гаиләдәге тугыз бала кечкенәдән бөтен авыр хезмәтне башкарып, көтү көтеп үскәннәр.
-Рафика апа әйтегез әле, ничек авыруларга бирешмәскә икән?-дип соравыма ул ике дә уйламыйча:
-Эшләргә, эшләргә һәм эшләргә!-дип җавап бирде. -Диванга кырын ятып, ашый-ашый телевизор карап сәламәт булып булмый ул. Гел хәрәкәттә булырга, хезмәттән курыкмаска кирәк.
Ә ул гомере буе шулай яшәгән. Берьюлы өч эштә эшләгән. Медпунктта санитарка, конторда җыештыручы булган, фермадагы буфет эшен алып барырга бик кыстагач, аңа да ризалашкан. Ат җигеп, район үзәгеннән терлекчеләр, бөтен авыл халкы өчен иң кирәкле товарларны юллап алып кайтып сата торган булган. Өстенә алган хезмәтне гел җиренә җиткереп башкарырга күнеккән ул.
Хәзер дә эштән бушаганы юк. Бик яратып умарта карый, ике сыер, вак мал-туар тоталар. Ел да иртә яздан йөзләгән чеби, үрдәк, каз бәбкәләре алып үстерәләр.
Рафика апа тирә-юньгә данлыклы аш-су остасы да. Бавырсакны аның кебек беркем пешерә алмый, диләр. Ул әзерләгән тортлар, бәлешләр дә телеңне йотарлык була.
Тормышында проблема туган, бәлагә тарыган авылдашларына беренче булып ярдәмгә ашыгучы, дәва өмет итеп килгәннәрне сихәтләндереп озатучы да ул.
Быел алар гаиләсендә юбилейлар елы. Гомер буе бер сүздә булып, бер-берсен аңлап, бер-беренә терәк булып яшәгән хәләле Замир абый белән иртәгә алтын туйларын билгеләп үтәләр.
-Мин бит аны тугыз егет арасыннан сайлап алдым!-дип шаяру катыш ярату белән иренә карап елмая Рафика апа. Замир абый әле бүген дә авыл фермасында көндезге каравылчы булып эшләп йөри. Рафика апа янына ярдәм сорап өзлексез кеше килеп торганга да һич канәгатьсезлек белдерми ул. Имгәнеп килгәннәрнең савыгып китүенә шатланып тора. Ике кызлары, дүрт оныклары-аларның сөенеч һәм горурлыклары.
Йорт уртасындагы коеның көмештәй мул суы кебек, бу нигездәге бәхет, бәрәкәт, мәрхәмәт чишмәсе дә беркайчан саекмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев