Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ни өчен Әлки районында үрдәк-чеби сатылмый?

Менә өченче атна инде районда үрдәк-чеби сатылмый, яшь кошлар сатучыларны җомга көн базарда да очратып булмый.

Сәбәп – Татарстанның алты районында куркыныч чир – кош гриппы ачыкланып, аларда карантин игълан ителү. Йорт тутырып тавык-каз үстерүчеләр дә шөбһәләнә: авыру безгә килеп җитмәсме? Кайчан чеби-бәбкәләрне яңадан сата башлаячаклар. Килеп туган хәл турында районның баш ветеринария табибы Кәмил Хәйруллин белән сөйләштек. 

–Кәмил Шәрифуллович, кош-корт сатучыларның базардан “югалуы” әлеге дә баягы тавык гриппы белән бәйлеме? 
–Әйе, шулай. Кош грип¬пы табылган алты районда карантин игълан ителгәч, Татарстан Президенты Ука¬зы белән яшь кошлар – та¬вык, күркә чебиләре, каз- үрдәк бәбкәләре белән сәүдә итү чикләнде. Карантинның вакыты 21 көн, менә шун¬нан соң вәзгыять уңай якка үзгәрсә, кош сатучылар да базарга әйләнеп кайтачак. 
–Шундый чикләү була то¬рып та чебеш сатучылар¬га юлыкканда алардан яшь кошлар алу куркынычмы? 
–Андый очракта сату¬чылардан ветеринария до¬кументларын күрсәтүен со¬рарга кирәк. Кош-кортның бәясенә дә игътибар итегез, гадәттәгедән күпкә арзан икән, бәлки кошларны ка¬рантинлы яклардан алып кайтканнардыр. Авыру кош сатып алып, чирнең та¬ралуына юл куясыз икән, җавапны да сезгә бирәсе була бит. 
–Сезнең хезмәт кошлар сату белән шөгыльләнүчеләр арасында аңлату эшләре алып бара¬мы соң? 
–Мондый хәл килеп ту¬уга Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәүләт ветерина¬рия инспекциясе төбәк бүлеге белгечләре районга килделәр, шул исәптән кош корт сату¬чылар белән очрашып, алар¬га вәзгыятьне аңлаттылар, саклану чаралары турында сөйләделәр. Уртак тел табыл¬ды бугай, һәрхәлдә сатуны чикләүнең бозылу очраклары булганы юк. 
–Кош гриппы турын¬да район газетасында язып торабыз, кешеләргә файдалы мәгълүматны җиткерергә тырыша¬быз. Аңлату эшләренең нәтиҗәсе нинди? Йортта кошлар авырый дип мөрәҗәгать итүчеләр юкмы? 
–Әлкилеләр тулаем алганда хәбәрдар, хәлне аңлыйлар. Уяу, сак кешеләр безгә хәбәр итәләр. Ши¬кле очракларга барабыз, тикшерәбез, бәхеткә каршы әлегә бездә барысы да имин. Әгәр тавыклар “йокылы”, аз хәрәкәтләнә, күбрәк өлешен ята, аларның күзләре күрми, томшыкларыннан сыекча бүленеп чыга, эчләре китә икән, монда инде һичшиксез ветеринарга хәбәр итәргә кирәк. Җирлекләрдәге ве¬теринария участокларына мөрәҗәгать итегез. Авыру бик куркыныч, тиз арада бар булган кош-кортны юкка чыгарырга мөмкин бит. 
–Республиканың алты районында карантин, ди¬дек. Бездә, шөкер, юк. Шулай да, Кәмил Шәрифуллович, саклык чараларын кабат искә төшерик әле. 
–Йорт кошларын урам¬га, су буйларына чыгарып җибәрү тыела, чөнки иректә алар кыргый кошлар (бигрәк тә су кошлары) белән кон¬тактта булырга мөмкин. Билгеле, күпләп, йөзләгән баш каз, үрдәк асраучылар өчен ансат түгел бу. Әмма хәлне аңларга, түзәргә туры килә. Кош гриппы ви¬русын йөртүчеләр – кыр¬гый кошлар. Ул алар өчен куркыныч түгел, кыргый каз-үрдәкләр грипп белән авырмый. Ә менә йорт кош¬лары өчен нигездә үтергеч авыру ул. Карантин чорын¬да җаваплылык та зурая. Йортыгызда бер генә кош шушы чир белән авырый икән, үзегез асыраган һәм авылдашларыгыз йортында булган барлык кошлар юк ителәчәк бит. Һәм әлкилеләр куркынычның ни дәрәҗәдә зур икәнен беләләр, чөнки авылларда әңгәмәләр үткәргәндә без махсус ба¬стырылган буклетлар да та¬раттык бит. 
– Ә район газета¬сы куркынычсызлык кагыйдәләрен кабат искә төшерә. Сезгә, Камил Шәрифуллович, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Кош гриппы буенча яңалыкларны безгә җиткереп торырсыз дип ышанабыз.

ЙОРТ КОШЛАРЫН ГРИППТАН НИЧЕК САКЛАРГА: 
–Йорт кошларын рөхсәт ителмәгән сәүдә ноктала¬рынннан, тиешле ветеринария документлары булмаса, сатып алмаска; 
–Кошлар асралган урынны, савыт-сабаларны, ку¬наклау урыннарын чиста тотарга, даими рәвештә дезинфекцияләргә; 
–Кошлар азыгын яхшылап ябылган савытларда саклар¬га. Ризык калдыкларын кошларга биргәнче кайнатып алыр¬га; 
–Шәхси хуҗалыкларда яисә урамда авырып киткән кош яки аларның үләксәләрен күрүгә район ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк; 
–Суйган кошларның эч-башларын, башка калдыкларын чи килеш кош-кортка ашатырга ярамый. Каурый-мамы¬кларын шулай ук юкка чыгарырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев