Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ӘНИСЕ НӘФИС БЕЛӘН ГОРУРЛАНА

 Чиябаш егете Нәфис Миншакиров Алексеевск агроколлиятенең Базарлы Матактагы филиалын тәмамлауга чакырылыш буенча армиягә китә.

Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үскән егеткә хәрби хезмәткә ияләшү әллә ни авыр булмый: командирлары кушканны үтәп, хәрби әзерлек күнекмәләрен үзләштерә ул.

Нәфиснең тырыш­лыгын күреп алалар, мактыйлар, әнисенә шундый егет үстергәне өчен рәхмәт әйтеп хат җибәрәләр. Гаскәри часть командиры пол­ковник Танчук кул куй­ган хатта мондый сүзләр бар: “Хөрмәтле Гөлфия Шәраповна, улыгыз­ны Ватаныбызның ла­еклы сакчысы итеп үстергәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә. Нәфис хезмәт итүнең беренче көннәреннән үк үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте. Үзенә тап­шырылган корал белән камил эш итәргә өйрәнү өчен күп көч һәм ты­рышлык куйды. Улыгыз сугышчан әзерлек бу­енча да күпләргә үрнәк. Тәртипле, әйткәнне җи- ренә җиткереп үти белүе, хезмәт сөючәнлеге, үз бурычына һәм армиядәге иптәшлеккә олы җаваплылык белән каравы белән абруй яула­ды. Ул Россия сугышчы­сы исемен намус белән йөртә. Улыгыз белән хак- лы рәвештә горурлана аласыз”, диелгән әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев