Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исәп-хисапны кайчан ясарга

Фатир сатып алучыларның күбесе Росреестр белгече документларны теркәү өчен кабул иттеме, димәк, барысы да тәртиптә, андый-мондый күңелсезлекләр килеп чыкмаячак дип уйлыйлар һәм фатир өчен акчаны түләп куярга ашыгалар. Болай эшләү дөресме? Документлар кабул ителгәч, нинди проблемалар килеп туарга мөмкин? Болар турында Росреестр Идарәсенең район бүлеге начальнигы Альфред Хөснетдинов сөйли. Сездән...

Фатир сатып алучыларның күбесе Росреестр белгече документларны теркәү өчен кабул иттеме, димәк, барысы да тәртиптә, андый-мондый күңелсезлекләр килеп чыкмаячак дип уйлыйлар һәм фатир өчен акчаны түләп куярга ашыгалар. Болай эшләү дөресме? Документлар кабул ителгәч, нинди проблемалар килеп туарга мөмкин? Болар турында Росреестр Идарәсенең район бүлеге начальнигы Альфред Хөснетдинов сөйли.
Сездән теркәү өчен документлар алып калу ул әле шул минуттан тулы хокуклы милекче булдыгыз һәм 18 көннән сезгә таныклык бастырып бирәчәкләр дигән сүз түгел. Күчемсез милеккә хокукны һәм аның белән алыш-бирешне дәүләт теркәве күпкә катлаулырак. Документлар кабул итүгә киткән 15 минутта гына хокукый экспертиза үткәрү һәм хокук күчүнең законлымы икәнлеген тикшерү мөмкин түгел. Сездән документны кабул итү шул гамәлне генә аңлата. Алга таба хокукый экспертиза үткәрү буенча күп хезмәт таләп итә торган процесс башлана. Бу эштә сатучыдан я сатып алучыдан, шулай ук төрле дәүләт органнарыннан өстәмә документлар соралырга, теркәү тукталып торырга, хәтта бөтенләй теркәүдән баш тартырга мөмкин.
Әгәр дәүләт теркәүчесе хокукларны дәүләт теркәвенә нигезләмәгә, документларның яки аларда күрсәтелгән мәгълүматларның чынлыгына карата шик белдерсә, кайбер документлар җитешмәсә, дәүләт теркәвен туктатып тора ала. Теркәү бер айдан артык булмаган вакытка туктатыла. Әгәр күрсәтелгән вакыт эчендә җитешсезлекләр бетерелмәсә, дәүләт теркәүчесе хокукларны дәүләт теркәвеннән баш тартырга бурычлы.
Кайчак болай да була: ике як алыш-биреш хакында килешә, документларны теркәүгә тапшыра, исәп-хисап ясый һәм сатучы башка шәһәргә я чит илгә үк күчеп китә. Теркәү вакытлыча туктатыла, сатучыдан өстәмә документлар сорыйлар, ә ул аларны китерә алмый яисә теләми. Мондый очракта теркәү булмый. Сатып алучы фатирдан да, акчадан да коры кала.
Мондый мисалдан соң ике як арасында исәп-хисап ясауны кайчан башкарырга дигән сорауга җавап иң өстә ята.
Татарстан буенча Росреестр идарәсе милек хокукын теркәп, кулга шул турыда таныклык алгач кына акчасын түләргә киңәш итә.
Кагыйдә буларак, документларны теркәүгә тапшыруга ук фатир өчен акча түләүне нәкъ менә милек сатучылар таләп итә, чөнки милек хокукы башка кешегә күчкәч, акчасыз калырмын дип курка. Әмма сатучының да, сатып алучының да мәнфәгатьләрен яклый алырлык хокукый механизм бар. Аларның берсе - закон көчендәге ипотека. Гамәлдә ул болай була: сатып алучы аның бөтен бәясен түләп бетергәнче фатир залогта торачак. Мондый очракта банк ячейкасы иң куркынычсызы: килешүгә кул куяр алдыннан сатып алучы банк арендалаган ячейкага акчасын тапшыра. Фатирга сатып алучының хокукы теркәлгәч, сатучы әлеге ячейкага үтә һәм акчаларны ала. Шулай итеп, алыш-бирешне тизрәк теркәү ике як өчен дә мөһим һәм бер якның мәнфәгатьләренә дә зыян килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев