Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылыбызда быел буа буылмады. Хәзер менә казларга коенырга урын юк...

-Авылыбызда быел буа буылмады. Хәзер менә казларга коенырга урын юк,-дип бик борчылып шылтыраткан иде редакциягә Чиябаш авылыннан бер апа

(ул исемен әйтсә дә, газетада аны атамаска булдык). -Шуның аркасында гомер тату яшәгән күршеләребез белән әчелешле булып беттек. Мин казларны суга таба озатам да, әлеге күршебез, безнең капка төбендә җыелып яталар, дип аларны кире куа.Нишләргә хәзер безгә? Буасыз яшәп булмый бит.

Без бу хакта Чиябаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин белән сөйләштек.

-Сүз дә юк, авылга буа бик кирәк. Шия елгасы аша ныклы әйбәт буаны без киләсе җәйдә төзергә дип торабыз,-ди Илфат Зәйнулла улы. - Авылыбызда зур суммага грант отучы фермерлар бар, буа салганда әлеге средстволарны да файдаланырга исәплибез. Ә сезгә шылтыраткан апа авылның икенче башындагы чишмәле кечкенә елга хакында сүз алып бара. Анда буаны шушы көннәрдә үк төзеп куябыз. Әмма бит буа казлар өчен дип түгел, ә юлы халыкка йөрергә кирәк булганга салына. Апаның күршесен дә аңларга була. Көннәр буе кеше казлары җыелып ятып, капка төбен пычратуга кем риза булсын.

Икенче атнада ук җирлек башлыгы инеш аша буа салынуын хәбәр итте. Редакциягә шылтыраткан теге апа, урамнардагы чүп үләннәрен чапмыйлар, дип тә зарланды. Ә авылның чисталыгын кайгырту кем эше соң? Билгеле, шунда яшәүче халыкныкы. Һәркем тирә-юнен чиста тотса, чүп-чарын билгеләнгән, рөхсәт ителгән урынга гына ташласа, урамда үләннәргә үсеп китәргә ирек бирмичә, вакытында чабып торса, терлек-туарын иреккә чыгарып йөртмәсә, шул чагында гына авылларыбыз чиста, матур булыр. Бер сүз белән әйткәндә, авылның ямьлелеге, чисталыгы өчен анда яшәүче һәр кеше үзен җаваплы тоярга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев