Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы газетасы игълан иткән “Чәчәкле бакча” бәйгесе җиңүчесе планшетка ия булачак

Газетабыз сайтында "Чәчәкле бакча" бәйгесе игълан ителде. Анда катнашу өчен үзегезнең чәчкәгә күмелгән ямьле бакча күренешләрен фотога төшереп редакциягә юллагыз. Фотоларны электрон почтабызга (alkred1604@mail.ru) җибәрергә дә була. Шулай ук дәвамлылыгы бер минуттан артмаган видеоязмалар да кабул итәбез. Бу бәйгедә дә җиңүчеләрне, тавыш биреп, сез үзегез билгеләячәксез. Халык хәзер матур яшәргә...

Газетабыз сайтында "Чәчәкле бакча" бәйгесе игълан ителде.

Анда катнашу өчен үзегезнең чәчкәгә күмелгән ямьле бакча күренешләрен фотога төшереп редакциягә юллагыз. Фотоларны электрон почтабызга (alkred1604@mail.ru) җибәрергә дә була. Шулай ук дәвамлылыгы бер минуттан артмаган видеоязмалар да кабул итәбез. Бу бәйгедә дә җиңүчеләрне, тавыш биреп, сез үзегез билгеләячәксез.

Халык хәзер матур яшәргә омтыла. Авылларыбыз елдан-ел ямьләнә. Кайсы авылга барып чыксаң да, берсеннән-берсе күркәм чәчәкле бакчаларга тап буласың. Әйдәгез, бу матурлыкны башкаларга да күрсәтик. Сезнең кулларыгыз, тырышлыгыгыз белән тудырылган гүзәллеккә кешеләр хозурлансын.

Бәйгедә җиңүчеләргә һәркем кызыгырлык бүләкләр әзерлибез. Ә иң күп тавыш җыеп беренче урынны алучы планшетка ия булачак. Сездән фотолар көтәбез, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев