Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Очучыларның изгелеге онытылмый

Армиядә хезмәт итүемнең икенче елы иде. Якшәмбе көнне кичкырын кинодан чыгып барганда бер офицер: “Рядовой Низамиев!”- дип дәште. –Телеграмма килде, әтиегез үлгән...–дип үзәк өзгеч хәбәрне җиткерде ул.

Әти авырып Казан хастаханәсендә ятканда аның хәлен белергә кайтып килгән идем. Табиблар шунда әтидә дәвалауга бирешмәслек чир булуын әйттеләр, “озак яшисе калмаган” дип хәсрәткә салдылар.

–Мин хәзер үк кайтып китә аламмы? Әтине җирләргә өлгерергә кирәк бит,–офицерга мөрәҗәгать иттем.

–Юк шул, бүген якшәмбе, без сине кайтарып җибәрергә документларны иртәгә генә бирә алабыз,–ди.

Якташ солдатлар җыелып, кайгымны уртаклаштылар. Ничек тизрәк кайтып җитү турында киңәшләр бирделәр.

Иртән инде мин үзем хезмәт иткән Әстерхан өлкәсеннән өйгә кузгалдым. Поезд белән кайтсаң, көн ярымлык юл. Бөтен ышаныч – самолетка.  Шуңа Волгоградка килеп, аэропортка юл тоттым.

Кассада утыручыга телеграмманы күрсәтеп, Казанга билет сорыйм. Кассир апа, мине бик кызганып:

–Улым, хәзер генә Казанга самолет очты. Кара инде син!-дип өтәләнде.

Чынлап та хәлемә кереп, бик уфтанды. Ә мин нишләргә дә белмичә урындыкка барып утырдым.

Берзаман тавыш көчәйткеч аша мине кассага чакыралар. Барсам, әлеге кассир апа диспетчер аша самолетны очу полосасыннан кире борган икән. Билетка дип миннән акча да алмыйча, үзе артыннан ияртте. Менә без аның белән самолетка таба чабабыз. Очкыч әле шактый арада, моторлары эшләп тора, ишеген ачулары күренә. Ә без апа белән бөтен көчкә йөгерәбез. Инде апа хәлдән тайды:

–Сынок, беги один, беги!–дип калды. Бу изге күңелле апаны гомер онытасым юк. Соңыннан бик тә рәхмәтләр юллыйсым килде, әмма исемен генә дә белмәдем бит.

Мине самолетка алып, очучылар кабинасына үткәрделәр. Аркылы бер таяк куйдылар, шунда утырып очтым. Иң мөһиме, мин ике сәгатьтән Казанга кайтып җитәм. Бәлки әтине җирләргә дә өлгерермен.

Казанның яңа аэропортына килеп төштек. Базарлы Матакка очкычлар кечкенә иске аэропорттан оча, шунда киттем. Ул вакытта Кама аша күпер юк. Ә бу апрель ае, елга аркылы паром да йөрми. Автобус я юлаучы машина хакында уйлыйсы да юк. Бердәнбер өмет – “кукурузник” очкычына.

Аэропорт кассасында кабат күңелсез хәбәр:

–Базарлы Матакка бүген башка самолет юк, –диләр.

Болгарга “кукурузник” очарга тора икән, шунда кайтырга тәкъдим иттеләр. Билет алып, Болгар рейсына утырдым. Монда да очучылар искиткеч мәрхәмәтле булып чыктылар. Минем хәл турында белгәч, Болгарга кадәр Базарлы Матакка очып, берүземне үзебезнең район аэропортына төшереп калдырдылар.

Район үзәгеннән Әхмәткә кайтырга юлга чыгып басуым булды, армиягә кадәр үзем эшләгән район газетасы редакторы Илмир Мингалиев машинасы белән килеп туктады. Ул мине Әхмәткә илтеп куйды. Төш вакытына инде авылда идем.

Шулай итеп мин, күпме шәфкатьле кешеләргә очрап, алар ярдәме белән әтине соңгы юлга озатырга кайтып җиттем. Мең рәхмәт аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев