Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ольга Скрипачеваның гомере вакытыннан алда өзелде

Кешенең гомер озынлыгы аңардан соңгы хатирәләрнең күпме яшәве белән турыдан-туры бәйле.

 Вакытыннан алда гомере өзелеп, арабыздан бакыйлыкка киткән Ольга Скрипачеваның исеме, һич арттырусыз, мәктәп мәгарифен үстерүдә һәм районыбыз кешеләрен тәрбияләүдә гаять зур әһәмияткә ия. 
 Шулай уйланылган: көннәрнең берсендә кеше гомере җыр кебек өзелә дә куя. Фаный дөньяда бары тик хатирәләр, кылган эшләреңә бәя генә кала. 
Чистай педагогика училищесын тәмамлагач, Ольга Александровна авыл балаларын укыту һәм тәрбияләү өчен,  туган ягына кайта.  Ул бик яхшы – йомшак күңелле, игътибарлы, балаларны яратучы укытучы иде. Талантлы мөгаллим Колчуринода берничә буын балаларны укырга, язарга, яхшы күңелле, мөрхәмәтле һәм гадел булырга өйрәтте. Сабыр холыклы иде ул, ярдәмчел. Аны укучылар гына түгел, ә хезмәттәшләре һәм әти-әниләре дә яратты, хөрмәт итте. 
Ольга Скрипачева –  укучыларны иҗадыйлыгы белән кызыктыра белгән сәләтле педагог. Куллары да алтын аның. Ул алып барган түгәрәкләргә үз укучылары гына түгел, ә югары сыйныф укучылары да йөрде. Ул хәтта берәр яңа төрле кул эше белән безне, хезмәттәшләрен дә, кызыктыра белде. Түгәрәкләрдә исә ул бик күп нәрсәләргә өйрәтте: балчыктан уенчыклар ясап, аларны буядылар, турау такталарын бизәделәр, күн эшләнмәләр, декупаж белән мавыктылар. Балалар белән бергәләшеп ясаган бәхет агачлары һәм сувенир эшләре дә бихисап бит! Әлеге талантлы мөгаллим һәм аның укучылары үз куллары белән ясаган эшләнмәләрнең үзләрендә булуы белән күпләр мактана аладыр. Аларның барысында да укытучының кул җылысы саклана. 
Курчак театры – Ольга Александровна иҗатының аерым бер өлешен ала. Мөгаллим курчакларны үзе кисеп тегә һәм укучылар белән бергә сәхнә күренешләре өчен декорацияләр әзерли иде. Мәктәптәге һәр бәйрәм ул сәхнәләштергән әкият күренеше белән узды. Балалар мәктәптә генә түгел, ә Югары һәм Түбән Колчуринодагы балалар бакчаларында да чыгыш ясадылар. 
Укытучының һәм укучыларының иҗат эшләре бик күп бәйгеләрдә югары бәяләнде. Ул төрле чараларда бик теләп катнашты. “Ел укытучысы”, “Йөрәгемне балаларга бирәм”, “Елның сыйныф җитәкчесе” – болар Ольга Александровна җиңү яулап, һәркемгә билгеле булган бәйгеләр генә.   
Соңгы елларда Ольга Александровнаны иҗадый эшләргә улы Ярослав һәм оныклары илһамландырып торды: ул кечкенәләр өчен сәләтләрне үстерергә ярдәм итүче бик күп балалар китаплары, бармак курчак театры һәм Яңа ел кәрләләре  текте. Ә ул пешергән торт, бәлешләр исә һәрчак телеңне йотарлык тәмле булды! Ул юмарт, кунакчыл кеше иде, туганнары, дуслары аларда еш кунак булырга яратты. Ул – ярата белүче, назлы һәм кайгыртучан ана, хатын, туган, дәү әни, дус. Аның кулы бар эшкә дә ята иде. Бик сәләтле кеше булуына карамастан, Ольга беркайчан да тәкәбберләнмәде, үтә тыйнак, кеше хәленә керү белүчән кеше булып калды. Ольга Александровна аны белгән һәркем күңелендә якты эз калдырды. 
Анна Филиппова, Татьяна Зинкина, хезмәттәшләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев