Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район үзәгендә ярминкә оештырылды

Бүген Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район үзәгендә ярминкә оештырылды.

Гаиләңнәң артып калган продукцияңне урнаштыру мөмкинлеген бирүче әлеге көнне, беренчедән, яшелчә, кош-кортын үстерүче, мал асраучылар көтеп ала. Шул вакытта кирәк-яракны арзанракка юнәтергә теләүчеләр дә көз нигъмәтләрен сатып алмый калмый.   
Ярминкәдә, гадәттәгечә, барысы да: ит, балык, кош-корт түшкәләре, яшелчәләрдән кишере, суганы, сарымсагы сатылды.

Иске Салман авыл җирлеге дип язылган сәүдә урынындагы өстәлдә кабак тешенә кадәр бар иде:

–    Әйе, без гаиләм белән кабакны да күп үстерәбез. Кабак тешен кыздырып сатабыз, – дип сөйләп китте шунда сәүдә итүче  Гөлмирә апа Гарипова. –  Хуҗалыгыбызда ике савым сыеры бар, шуннан әзерләнгән ризыкларны да: эремчек, каймак, ак май, сары май – барысын да сатам. Ярминкәләр оөштырылганда, чыкмый калмыйм. Кешеләр бик яратып алалар. 

Камкадан Нурия Әкбәрова каз, үрдәк түшкәләре алып килгән. 

–    Тавык, үрдәк түшкәләрен алып та бетерделәр. Казны әле берне генә алып килдем.  Кош-кортны без күп үстерәбез. Быел казны гына да 50 баш алдык. Ел саен сатабыз, – дип сөйләде ул. 

Шул ук вакытта ярминкәгә кирәкле азык-төлек сатып алырга дип килүчеләрнең дә каплары тулы, күңелләре күтәренке иде. 


–    Менә орлыкка утыртырга дип вак суган сатып алдым. 20 сумнан гына, бу – бик арзан. Орлыкка дип кызыл бәрәңге дә аласыбыз килә. Ярминкәләрне без беркайчан да калдырмыйбыз, һәрвакыт килергә тырышабыз. Менә ит тә сатып алдык әле, – диде Үргәгардан килгән Роза Мөхетдинова. 

Бакчасында барысын да үзе дә үстерергә яраткан авыл кешеләре ярминкәдә тәкъдим ителгән җиләк-җимеш агачлары, куак үсентеләре яныннан да битараф кына үтеп китә алмады. Үстентеләр сатып алучы ирле-хатынлы бер пар янына туктагач, аларның күрше Спас райоыныннан ук килүләрен белдек.

–    Без ярминкәгә дип махсус килдек. Сату бик яхшы оештырылган, күп нәрсә бар. Менә мин күңел өчен дип гартензия үсентесен сатып алдым, шулай ук карлыган, зелпе үсентеләренә дә әле менә кызыктык.  Базарларда сатылучы төрле үсемлекләрне алганыбыз бар. Яхшы карасаң, тәрбияләсәң, үсеп китәләр, – дип сөйләделәр безгә Галина һәм Валерий Костровлар. 

Кешеләр “КамАЗ” машиналары тезелеп торуларын да күрми калмагандыр. Ада “Кызыл Шәрык” җәмгыяте бодайны бер килограммын 16 сумнан, печәннең бер төргәген 2000 сумнан тәкъдим итте. “Хузангай” җәмгыятеннән көрпәнең бер капчыгын 200 сумнан сатып алырга була иде.

Азык-төлек сатып алырга килүчеләр мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концертны да карый алды. Җырлар тыңлый-тыңлый  кирәкле азык-төлекне сайлау үзе ни тора. Бәйрәм кәефе өстәп, кояшы да җылысын кызганмады бит аның...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев