Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олыларча БДИ: ата-аналар чыгарылыш имтиханы тапшырды

31 майда бөтен ил күләмендә чыгарылыш укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра башлаячак.

  Әлеге җитди сынау атмосферасын ата-аналар да татыды. Бу атнада алар парта арасына утырды – БДИ тапшырып карады. 
“Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” акциясе быел бишенче мәртәбә үткәрелде. Ул олыларга имтихан тапшыру процедураларының үзенчәлекләре белән танышырга ярдәм итү максатында оештырыла. 
Акциядә районның төрле мәктәпләреннән 10 укучының әти-әнисе катнашты. Алар БДИ үткәрү пункты урнашкан Базарлы Матак урта мәктәбендә сынау тотты. Әти-әниләргә имтихан үткәрүнең барлык нечкәлекләрен, тәртип-кагыйдәләрен аңлаттылар. Быел унберенчеләр рус теленнән генә мәҗбүри дәүләт имтиханы тапшырачак. Ата-аналар да шушы фәннән сынау биреп карады. Алар өчен барысы да  чын БДИдагы кебек оештырылды: металл детектор аша үттеләр, кесә телефоннарын, барлык әйберләрен калдырып, бары паспорт һәм ручка белән генә сынау узасы аудиториягә керә алдылар. Инструктаж уздылар, парталарга берәмләп кенә утырып, тиешле тәртиптә имтихан кәгазьләрен тутырдылар. Шуннан соң инде имтихан биремнәрен үтәүгә керештеләр. 
Ата-аналарга гадирәк сораулар әзерләнгән иде. Өч биремне үтәү өчен аларга ярты сәгать вакыт бирелде. Олыларга билгеләр куелмый, сынауны ничегрәк башкарып чыгуларын алар оештыручыларга шалтыратып белә алачак. 
Эшләрен тапшырып имтихан бүлмәсеннән чыкканда төрле фикерләр ишетелде. Кайберәүләр биремнәрне үтәргә вакыт җитмәүгә зарланды, “Мәктәптә өйрәнгәннәрнең күбесе онытылган икән инде”, диючеләр дә булды. 
–Улым Сергей Иске Матак урта мәктәбенең 11 сыйныфында укый. Класс җитәкчесе әти-әниләр өчен БДИда катнашырга тәкъдим иткәч, берсүзсез ризалаштым. Балаларның имтиханда нәрсә кичерүләрен беләсем, бер уңайдан үземне дә сынап карыйсым килде. Мәктәпне тәмамлаганга 30 ел үткән, кайбер кагыйдәләр хәтердә дә калмаган. Шулай да, әгәр тырышып укысаң, бердәм дәүләт имтиханы тапшыра алмаслык куркыныч нәрсә түгел икән, дигән нәтиҗәгә килдем.  Без балаларга ярдәм итәргә, аларны бу җитди сынауга әзерләргә тиеш, билгеле,–ди спорт мәктәбе тренеры Николай Ирдинкин. 
Юхмачы урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Татьяна Шубинага имтихан атмосферасы яхшы таныш, аның үзе укыта торган фәннән БДИ тапшырганы булган инде. 
–Шулай да инструктаж узганда көчле дулкынлану биләп алды үземне. Дөрес, имтихан кәгазьләрен алып эшкә керешкәч, тынычландым, биремнәрне нигездә үти алдым кебек. Кызым Мәдинә быел урта мәктәпне тәмамлый. Аның һәм сыйныфташларының  алдында нинди олы сынау торуын тагын да тирәнрәк аңладым. Алдагы тормышларына йогынты ясаячак имтихан бит бу. Аны уңышлы тапшыру өчен беренче сыйныфтан ук дәресләрне җентекләп уку, өстәмә рәвештә дә шөгыльләнү мәслихәт. Ә безгә, ата-аналарга, балалар өчен тыныч психологик мохит булдырырга, аларны аңларга тырышырга, бер сүз белән әйткәндә, газизләребезне яратырга кирәк. Олыларга БДИ тапшырып карауны оештыру исә бик кирәкле чара дип саныйм, –дип уртаклашты тәэсирләре белән Татьяна ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев