Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өндәү-үгетләү нәтиҗәләрен сайлаулар күрсәтер

Бу якшәмбедә Россиянең күп кенә төбәкләрендә Бердәм тавыш бирү көне үтәчәге барыбызга да яхшы мәгълүм. Татарстанда яшәүчеләр республика парламентының яңа составын сайлап куячаклар.

Закон буенча сайлау кампаниясе үткәрүгә өч ай вакыт бирелә. Сайлауларга бер ай кала депутатлыкка кандидатлар яисә аларның ышанычлылары кешеләр белән очрашулар үткәреп, үзләренең нинди максат белән депутат булырга уйлауларын, сайлаучылардан мандат алган очракта  безнең республика очрагында Татарстан Дәүләт Советында күбрәк кайсы юнәлештә эшчәнлек җәелдерергә җыенуларын аңлаталар. Партияләр һәм кандидатлар өчен бик тә мөһим чор бу, чөнки сайлаучыларның мәхәббәтен яулап өлгерергә кирәк бит.

“Бердәм Россия” партиясе исемлеге белән парламентка сайлауларда катнашучылар һәм бер мандатлы округтан кандидатларның берсе Фоат Вәли улы Вәлиев вакытны бушка уздырмадылар. Безнең район сайлаучылары аларны һәртөрле чараларда күрә алды, җыелыш-очрашуларда чыгышларын тыңлады. Июль ахырында башланып киткән авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышларын да сайлаучылар белән күзгә-күз карашып сөйләшү өчен файдаланды алар.

Ә менә рәсми төстә чакырылсалар да, башка кандидатлар шундый уңайлы платформаны куллану мөмкинлегеннән файдалануны кирәк дип тапмадылар бугай. Аларны сайлаучылар белән очрашуларда бер дә күрмәдек.

“Бердәм Россия” партиясе бүгенге парламентның иң эре функциясен тәшкил итә. Әмма моның белән тынычланмадылар партия әгъзалары: Татарстан Президенты тарафыннан яклау тапкан “Безнең ишек алды” программасын гамәлгә ашыру йөзеннән алар халык белән очрашулар үткәреп “Бердәм Россия”нең башка программалары хакында сөйләделәр, алга планнары белән уртаклаштылар. Бу очрашулар сайлаучылар күңеленә хуш килгәндер, чөнки бит аларда кешеләрне борчыган мәсьәләләр күтәрелеп, аларны хәл итү юллары эзләнде, тәкъдимнәр тыңланды һәм “каләм очына” эленде. “Минем депутат” форматында үткән очрашулар да берьюлы ике куянны тоту кебек булды: партиянең даими эшчәнлеге дә күрсәтелде, алга таба тагын да нәтиҗәлерәк эшләү өчен сайлаучылардан наказлар да җыелды.

Районның бердәнбер массакүләм мәгълүмат чарасы булган “Әлки хәбәрләре” газетасы үз битләрендә агитация алып бару өчен кандидатларга бушлай мәйдан бирде. Алар җирәбә үткәреп бүленде. Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда катнашучы җиде партиянең барысы да бу мөмкинлектән файдаланып, үз материалларын бастырдылар.

...Сайлау алды агитациясе ахырына якынлашты. Моның өчен бирелгән вакытны кайсы партия һәм кандидат ни дәрәҗәдә уңышлы файдаланган – монысын тавыш бирү нәтиҗәләреннән күрербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев