Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәри керемгә салым.

Яңа ел тормышыбызга шактый гына яңалыклар да алып килде.

Шуларның берсе- һөнәри керемгә салым.Дөрес, әлегә бу яңалык тәҗрибә рәвешендә Россиянең берничә төбәгендә генә кертелә. Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе белән беррәттән яңа төр салымны Татарстанда яшәп, һөнәри керем алучылар да түләргә тиеш.
Бу категориягә милектән файдаланып керем алучылар (әйтик, торакны арендага биреп торучылар), шулай ук эш бирүчедән һәм килешү буенча  ялланган эшчеләрдән башка гына эшләп керем алучылар керә. Әмма барысы да түгел: акцизлы һәм кайбер башка товарларны сатучы, файдалы казылмалар чыгару һәм реализацияләү белән шөгыльләнүче һ.б. кайбер һөнәри эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр мондый салым режимыннан файдалана алмыйлар. Салым салуның башка махсус режимнарыннан файдаланучылар да шул ук вакытта тагын “Һөнәри керемгә салым” режимын да куллана алмаячак.
Бу режимның өстенлекләре дә бар: салым ставкасының түбән булуы (физик затларга товар, эш, хезмәт, милек хокукы реализацияләгәндә – 4 процент, моны шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга эшләгәндә – 6 процент).
Салымны исәпләү һәм түләү дә бик ансат. Алынган керемнән чыгып исәпләүләр хакында мәгълүматны салым органына “Минем салым” мобиль кушымтасы ярдәмендә җибәрергә була. Салым чоры 1 ай, салымны ай саен 25 нче числодан соңармыйча түләргә кирәк булачак. Салым күләме хакындагы хәбәр шулай ук салым хезмәте тарафыннан мобиль кушымтага җибәрелә.
Яңа салым режимын еллык керем 2,4 миллион сумнан артмаганда гына кулланып булачак. Эксперимент барышында салым ставкасы да, керем күләме чиге дә үзгәрмәячәк.
Һөнәри эшчәнлеккә салым түләүче буларак теркәлү бик ансат. Моның өчен салым органына килеп тору кирәкми, үзеңдә булган компьютер җайланмасына (мобиль телефон, смартфон, планшет, компьютер) “Минем салым” (“Мой налог”) кушымтасын гына урнаштырасы һәм гариза, паспорт күчермәсен һәм фоторәсемеңне җибәрәсе була. Яңа салым режимын кулланучылардан бернинди отчет таләп ителми, аларга шулай ук контроль касса техникасын кулланмау хокукы да бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев