Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Озын көйләр җырларга яратам”, ди “Татар моңы” Халыкара бәйгесендә катнашучы Рифат Садыйков

Районыбызның талантлы егете Рифат Садыйков, “Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар телевизион бәйгесенең Түбән Камада узган сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясап, икенче турга узды.

Узган елның 15 декабреннән быелның 15 мартына кадәр “Татар моңы” Халыкара телевизион бәйгесенең сайлап алу турлары уза. Анда Татарстаннан, Россия төбәкләреннән, чит илләрдән 17-35 яшьләрдәге яшь башкаручылар катнаша. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән бәйгегә РСФСР ның һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде. “Татар моңы” яшь башкаручылар бәйгесенең төп бурычы – татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен пропагандалау, яшь буынны милли мәдәни кыйммәтләр белән таныштыру һәм талантлы яшь башкаручыларны эзләү, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

Мондый бәйгедә катнашу – үзе зур дәрәҗә. Анда нәкъ менә Рифат Садыйковның җибәрелүе дә очраклы түгел, билгеле. Табигатьтән бирелгән  бәрхет баритон тавышы, татар җырларын оста матур башкаруы белән күпләрнең күңелен яулаган талантлы егет бит ул. Тамашачы аны бик ярата, концерт-кичәләргә махсус Рифатны тыңлар өчен килүчеләр дә бар.

Рифат Садыйков ут күршебез Спас районының Ямбакты авылында туып үскән егет. Районыбызга терәлеп диярлек торган бу авыл кешеләре Әлкине бик үз итә, бездә яшәүче һәм эшләүче ямбактылылар шактый күп. Рифат та мәктәптән соң Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында белем алган. Хәзер ул район судында шофер булып эшли.

Музыкага сәләтне нәселдән генә күчә, диләр. Садыйковлар гаиләсендә ул нәкъ шулай. Рифатның әтисе бик матур җырлый да, баянда да уйный. Әнисен дә авылның җырчы сандугачы дип атыйлар. Бертуган абыйсы да артистлардай оста җырчы.

–Без Рифатны аграр көллият концертында күреп алып, студент чагында ук үзебезгә  эшкә чакырган идек,–ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина. –Башка оешмада шофер булып хезмәт куйса да, ул бездә ярты ставкага эшләвен дәвам итә. Рифат бик тыйнак, башкаручан, тырыш егет. Ул эшенә бик җаваплы карый. Кайда гына чыгыш ясарга чакырсаң да, беркайчан баш тартмый. Шуны да әйтим әле: фонограмма дигән нәрсәне ул белергә дә теләми. Һәрвакыт “тере” тавышка чыгыш ясый. Нинди генә сәхнәдә җырласа  да, тамашачылар аны бик яратып кабул итә. Узган ел “Татарстан – уртак йортыбыз” бәйгесенең Нурлатта узган зона турында зал тулы халык Рифатның чыгышын аягүрә басып алкышлады. Коллективыбызда да аны яратабыз, “Татар моңы”нда уңышлы чыгыш ясавына чын-чынлап горурланабыз.

Үзе әйтүенчә, Рифат иркен тавыш белән башкарыла торган озын көйләрне, халык җырларын ярата икән. Конкурста  ул Шакир Мәҗитовның Галимҗан Сәгыйдуллин сүзләренә язылган “Яшьлегем хисләре” җырын башкарган. Фердинанд Сәлахов җитәкчелегендәге жюри аның тавышын һәм җырлау осталыгын югары бәяләгән.

Күпләр егетнең тавышын Салават Фәтхетдиновныкына охшаталар. Әмма Рифат мондый чагыштыруны бик хупламый, “Кеше кемнедер кабатларга тиеш түгел, һәркемнең үз тавышы, башкару үзенчәлеге”,–ди. Салават репертуарындагы җырларны да бик матур башкара үзе.

–Илһам Шакиров – теләсә кайсы җырчы өчен маяк, халык җырларын, моңын бөтен төсмерләре белән тамашачыга җиткерү үрнәге. Ә бүгенге җырчылардан миңа Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Фирдүс Тямаев иҗатлары ошый,–ди ул.

Мәхәббәтен дә Әлки җирендә тапты Рифат. Ташбилге кызы Рузилә белән гаилә корып, үзләре кебек чибәр кызчыклары Диананы үстерәләр.

Иҗатыңда яңа уңышлар сиңа, Рифат! “Татар моңы” бәйгесенең 17-18 апрельдә Казан дәүләт мәдәният институтында узасы икенче турында да җиңүгә ирешергә насыйп булсын.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев