Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пневматик мылтыктан ату буенча Түбән Әлки урта мәктәбендә ярыш үткәрелде. ФОТО

Сүз дә юк, Ватанны саклаучылар көчле, чыдам, һәрьяклап әзерлекле булырга тиеш.

Аларның корал белән оста эш итү, төз атү күнекмәләренә ия булуы да мөһим. Пневматик мылтыктан ату буенча Түбән Әлки урта мәктәбендә үткәрелгән ярыш өлкән сыйныфлар укучыларының әнә шул осталыкларын ачыклады да инде.

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов приз­ларына әлеге бәйгене ДОСААФ район оешмасы оештырды. Анда 15 мәктәп командасы катнаш­ты. Ярышларның баш хөкемдары Рәфәс Билалов бәйгенең төп кагыйдәләрен аңлатты. Һәр коман­дадан егетләр һәм кызлар башта мишеньгә (аңа кадәр ара ун метр) өчәр тапкыр сынау рәвешендә аталар. Ә аннары - өч мәртәбә зачетка ату.

Менә Татарстан һәм Россия әләмнәре күтәрелде, һәм гимннары яңгырады.Аннан укучылар Совет­лар Союзы Герое Борис Кузнецовның тормышы һәм каһарманлыгы турындагы слайдларны ка­радылар. Командаларга сәламләү сүзе белән ДО­СААФ җирле оешмасы рәисе Марат Хөснетдинов мөрәҗәгать итте, аларга уңышлар теләде. Һәм ярышлар башланып китте. Анда егетләр дә, кызлар да әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Шәхси беренчелектә Иске Әнҗерә мәктәбеннән Айтуган Гыйззәтуллин һәм Чуаш Борнае мәктәбеннән Арина Филиппова беренче урын­нарны яуладылар. Икенче урында - Түбән Кәчи мәктәбеннән Екатерина Захарова һәм Чуаш Кичүе мәктәбеннән Камил Җәббаров. Гөлсирень Вәлиәхмәтова (Иске Чаллы) һәм Владислав Хоцкий (Югары Әлморза) өченче урынга лаек булдылар.

Командалар арасында иң яхшы нәтиҗәгә укы­тучы Вячеслав Филиппов җитәкчелегендәге Чуаш Борнае мәктәбе мәргәннәре иреште. Икенче урын­да -Яңа Салман, өченче - Иске Әнҗерә мәктәпләре командалары.

Беренче урынны яулаган Чуаш Борнае коман­дасы "Байкал" пневматик винтовкасы белән бүләкләнде. Яңа Салман командасы һава белән тутырыла торган чанага (тюбинг), ә Иске Әнҗерә командасы бадминтон җыелмасына лаек булды. Шәхси беренчелектә җиңү яулаган укучылар һәм аларның җитәкчеләре дә бүләксез калмады.

- Сез бүген оста мәргәннәр икәнлегегезне күрсәттегез. Димәк, менә дигән Ватан сакчылары булачаксыз. Шуңа без илебезнең иминлеге өчен тыныч була алабыз,-диде Марат Хөснетдинов, бәйгегә йомгак ясап.

Бүген Чуаш Борнае мәктәбе командасы пневма­тик мылтыктан ату буенча республика ярышларда район данын яклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев