Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Почта хезмәткәрләре көне белән!

​​​​​​​Хөрмәтле почта элемтәсе тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары, һөнәри бәйрәмегез белән котлауны кабул итегез! 

Россия Федерациясе Президенты указы белән кабул ителгән һәм июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүче Россия почтасы көне - илебездәге иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Йөз еллар дәвамында почта кешеләр арасындагы күпер булды һәм шулай булып кала да. Бүген, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә чаралары ашыгыч төстә үсеш алганда, аралашуның иң популяр һәм кулай төре булып калып, почта элемтәсе үз әһәмиятен югалтмый.
Почта хезмәткәрләре көн саен корреспонденция кабул итәләр һәм эшкәртәләр, әбүнәчеләргә дистәләрчә газета-журнал тараталар, пенсия һәм пособиеләр өләшәләр, коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләүләр кабул итәләр. Почтада үз һөнәрләренә ихлас күңелдән бирелгән, вак эшне дә үтә җаваплылык, сабырлык белән башкаручы кешеләр эшли. 
Һөнәри бәйрәмегездә нык сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч, уңышлар, иминлек һәм бәхет телибез. Авыр хезмәтләрендә түземлек юлдаш булсын аларга. Йөзләреннән шат елмаю китмәсен, букчаларындагы хатларда бары тик яхшы хәбәрләр генә булсын.
Бәйрәм белән сезне!
«Әлки хәбәрләре» редакциясе коллективы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев