Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Помидорлар тизрәк кызарсын өчен ни эшләргэ кирәк?

Помидорлар кызарырга бик ашыкмый. Моны тизләтүнең берничә юлы бар. 

Йод 

1 литр суга 3 тамчы йод салып, яфракларга һәм җимешләргә бөркесәгез, помидорлар тизрәк кызарачак. Моннан тыш, йод фитофтордан профилактика булып тора. 

Көл сибү

Көл ул – калий чыганагы. Ә калий теләсә кайсы яшелчәнең өлгерүен тизләтә, помидорлар баллырак та була. 10 литр суга 1 стакан утын көле салып, 1 төпкә 1 литр сибәргә кирәк. 

 

Помидорлары зурайса, куакның аскы яфракларын өзеп алыгыз. Өстәге яфраклар гына калсын. Августта инде куакның очын да өзеп алырга була. Су сибүне сирәкләү дә җимешләрнең тизрәк өлгерүенә китерә. 

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев