Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионатында “Альянс” командасы җиңүче булды

Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләренең хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты җиңүчеләре ачыкланды.

Кичә "Алинә" универсаль спорт залында хатын-кызлар командалары арасында 2017-2018 елгы сезонның финал уеннары булды. Анда иң көчле биш команда көч сынашты. Болар - "Гранит" (район советы һәм башкарма комитеты), "Дуслык" (Пенсия фонды идарәсе, суд, редакция), "Медик"(район үзәк хастаханәсе), "Альянс" (Базарлы Матак урта мәктәбе, гимназия), "Борискино" (Борискино авыл җирлеге) командалары. Һәр очрашу киеренке булды. Волейболчы кызлар бөтен көчләрен, осталыкларын куеп уйнадылар. Беркемнең дә бирешәсе килмәде. Командаларның һәркайсы бердәм булып җиңү өчен тырышты.

Көне буена сузылган уеннар җиңүчеләрне ачыклады. "Альянс" командасы ышанычлы рәвештә беренче урынны яулады. Икенче урында - Борискино волейболчылары. "Дуслык" командасы өченче булды. Дүртенче - "Гранит", бишенче - "Медик" командалары.

Иң яхшы волейболчылар да мәгълүм булды. Сетка янында тупны иң оста биреп торучы дип Оксана Буланкина ("Альянс"), иң яхшы һөҗүмче дип Майя Шамышева ("Борискино") табылды. Ә иң яхшы уенчы - Гөлүсә Хәйруллина ("Гранит"). Җиңүче командаларга һәм уенчыларга Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Нуруллина призерларны, гомумән, финалда уйнаган барлык волейболчыларны тәбрикләде. Спорт уеннары һәм ярышларының тормышыбыздагы әһәмиятен ассызыклап, ул волейбол чемпионатында катнашкан һәркемгә район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерде. Бу күркәм традациянең алга таба да дәвам итүен, яңа волейбол командалары, яңа уенчылар булуын теләде.

Ватанны яклаучылар көне алдыннан ир-атлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионатына да нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйгедә кабат "Алпар" командасы җиңүче булды. Әлеге команда инде 11 ел рәттән волейбол буенча Әлки районы чемпионы исемен яулый. Икенче урында - "Айдар" (район үзәге җыелмасы), өченче - "Газчы", дүртенче - "Агрокөллият" командалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев