Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Радис Инсапов: Авыл иминлеге беренче урында

Әлки һәм Спас районнары буенча дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы территориясендә игълан ителгән янгынга каршы махсус режим кысаларында урманнарга якын урнашкан торак пунктларда тикшерүләр үткәрделәр. 

 
Гамәлдәге закончалык буенча шундый авыллар исемлегенә Югары Матак, Яңа Сихтермә, Сушка һәм Яңа Әнҗерә торак пунктлары керә. 
Тикшерү барышында бу авыллар урнашкан җирлекләр башлыкларына урманнардан янгыннарның торак пунктларга һәм киресенчә, авыллардан урманнарга күчүенә юл куймау максатларында тиешле чаралар күрү турында күрсәтмә бирелде. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре әлкилеләрнең, районга кайткан кунакларның җаваплылыгына өметләнәләр һәм  янгыннарга юл куймас өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең зарурлыгын искәртәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев