Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Радис Инсапов: кипкән үләнгә ут төртү, чүп яндыру тыела

​​​​​​​Апрель уртасыннан янгын куркынычы зур булган чор башлана.

 Карлар эреп, көннәр җылыну белән корыган үләнгә, чүп-чарга ут төртү очраклары арта. Моның исә бәла-каза китереп чыгаруы да мөмкин. 
–Җәйге чорга әзерлекне күпләр узган елгы яфракларны, ботак-чатакны, шулай ук чүп-чар яндырудан башлыйлар. Тик бит ялкын тиз тарала. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәп башкармасаң, мондый гамәлләрнең бик аяныч тәмамлануы, торак йортларга, хуҗалык корылмаларына ут кабуы, кайчагында кешеләргә  дә куркыныч янавы мөмкин,–ди Әлки һәм Спас районнарында янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт  инспекторы Радис Инсапов. 
Аның әйтүенчә, кипкән үләнгә ут төртү, тиешле кагыйдәләрне үтәмичә чүп яндыру тыела.
–Янгыннарны булдырмау максатында иярченле мониторинг, ягъни территорияне югарыдан күзәтү үткәрелә. Кипкән үләнгә, чүп-чарга ут төртү очраклары шулай бик тиз ачыклана. Кагыйдәләрне бозган өчен кырыс җәза каралган. Аерым гражданнарга 2-4 мең сум, вазыйфаи затларга 15-20 мең сум штраф салынырга мөмкин. Шушы арада Спас районында үләнгә ут төртү белән бәйле ике факт ачыкланды, гаеплеләр штрафка тартылды,–дип кисәтә баш инспектор. 
Апрель азагында исә республикада янгынга каршы махсус режим кертү күздә тотыла.  
Һәркем янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде. Әгәр ут-күзгә яисә яну билгеләренә тап буласыз икән, бу хакта кичекмәстән 01 (кесә телефоннарыннан – 101) номеры буенча янгын частенә хәбәр итегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев