Район башлыгы Александр Никошин 100 яшьлек әлкилеләрне бәйрәм белән котлады
Яңалыклар

Район башлыгы Александр Никошин 100 яшьлек әлкилеләрне бәйрәм белән котлады

Район башлыгы Александр Никошин, Чуаш Борнаенда яшәүче, ноябрь аенда 101 яшен тутырачак Татьяна Андрееваның һәм аннан 3 кенә айга кечерәк Карга авылының өлкән буыны вәкиле Миңнегөл апа Гафиятуллиналарның, 101 яшлек Хазим Фәхретдиновның (Түбән Әлки) хәлен белде, бәйрәм белән котлады, ТР Рәисе һәм район исеменнән бүләкләр тапшырды.

–    Әле ярый сез бар, яшь буынга үрнәк күрсәтердәй, яшәргә өйрәтердәй кадерле апаларыбыз. Сау-сәламәт булыгыз. Безне, якыннарыгызны, онык-оныкчыкларыгызны шатландырып гомер итегез, – диде ул әлеге ак күңелле,  күпне күргән хөрмәтле райондашларыбызга.

 


Нет комментариев