Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәис Фәсахов 20 елдан артык катлаулы вазыйфада

«Суд приставлары федераль хезмәтендә алдынгы кешеләр» рубрикасы кысасында без хезмәтләрен мактауга лаеклы һәм уңышлы башкарганнары өчен, Россия суд приставлары федераль хезмәте җитәкчелеге тарафыннан берничә тапкыр бүләкләү алган хезмәткәрләребез турында сөйләячәкбез.

Бүген объектта смена өлкәне – Россия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең Әлки районы суд приставлары бүлегенең судлар эшчәнлегендә билгеләнгән тәртипне тәэмин итү буенча суд приставы Рәис Әнәс улы Фәсахов турында сүз барыр.

Әлки районында эчке хезмәт лейтенанты Рәис Фәсаховны бөтен кеше диярлек белә. Юк, без һич тә биредә һәркем бурычлы яисә бурычны түләттерүче, шуңа да аны барысы да белә, дип әйтергә теләмибез. Ул монда туып үскән. Кем беләндер мәктәптә дуслашкан, кемдер аның әти-әнисе белән яхшы таныш. Бүгенге көндә Рәис Әнәс улы – суд приставларының район бүлегендә суд эшчәнлегендә билгеләнгән тәртипне тәэмин итү буенча смена өлкәне. Ул 20 елдан артык инде якташларының хокукларын яклый. 

«Безнең бурыч – гражданнарның хокукларын яклау, Ватанга хезмәт итү. Башкача була да алмый», – дип аңлатты эчке хезмәт лейтенанты үзе сайлаган хезмәт юлы турында.

Һәрнәрсәгә карашы шундый аның. 2000 елда, илне якларга кирәк булганда да, читтә кала алмый, Чечняга китә. Сугыш хәрәкәтләре ветераны 15 ай кайнар ноктада хезмәт итә.

Рәис Әнәс улы суд приставлары федераль хезмәте ветераны да, күп санлы бүләкләр иясе дә. Профессиональ рәвештә спорт – көрәш белән шөгыльләнә. Кызы Айгөл – ватерполо буенча Татарстан җыелма командасында баш капкачы, улы Ислам – бокс буенча республика ярышларында берничә тапкыр җиңүче. Хатыны Алия – гаилә учагын саклап тотучы.

Хезмәттәшләребез белән горурланабыз һәм бәйрәм белән котлыйбыз! Сәламәтлек, эштә зур уңышлар телибез!

Россия СПФХның ТР буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев