Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамил Кәлимуллин үзенең китапларын Татар мәдәнияте үзәгенә тапшырды

Бүген Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгенә Әлки районы Карамалы авылында туып үскән Рамил Кадыр улы Кәлимуллин үзенең китапларын тапшырды. 

 
Ул заманында Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.Комсомол, партия оешмаларында, һәм совхоз директоры булып эшләгән. Алабуга шәһәрендә хуҗалык эшләрен алып барган. Бүгенге көндә хатыны Равия Мөнир кызы белән Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә яшиләр. Тәүфыйклы ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызы Ләйсән гаиләсе белән Германиядә, улы Айрат эшкуарлык юнәлешен сайлаган, гаиләсе белән Казанда гомер итә. Карамалы авылында туып үскән Кәлимуллиннарга оныклары да тормышларына ямь өсти. Шуны да өстәп әйтү урынлыдыр,Рамил Кәлимуллинның хатыны Равия Мөнир кызы заманында Казан кооператив техникумын тәмамлаган була.
Рамил әфәнде Кәлимуллин кызы  Ләйсән янына Германиягә баргач, Берлин янындагы Плётцензее төрмәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре һәлак булган урынны барып караган була. Әтисе Кадыр Кәлимулла улы Бөек Ватан сугышында катнашкан.Әтисенең  ике бертуганны да фронтта, Ватаны өчен көрәшкән була.Әтисе Кадир ага сугыштан соң, колхоз рәисе, соңыннан хатыны Зәмзәмия ханым белән бар гомерләрен укытучылык һөнәре белән бәйлиләр. Алар туып үскән Карамалы авылына 1724 елда морза Урманчеевның дәвамчысы Исәнбай нигез сала. Мәдрәсәле авылда 1200 кеше яшәгән, хәзер исә 250 ләп кеше бар.Мәктәп юк. Мәчетләрендә азан тавышлары ишетелә. Чыгышлары белән Сергач якларыннан булган Урманчеевларга Патша фәрманы белән Иске Камка авылында җир бирелә. Соңыннан аларның дәвамчылары Исәнбай Карамалы авылына нигез сала. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Карамалы авылы элегерәк чорларда Исәнбай авылы дип тә йөртелгән булган. Бу авылда язучы Фатыйх Сәйфи-Казанлы туган. Татар халкының каллиграфия остасы Нәҗип Нәккашның хатыны Равия ханым Исәнбай Урманчеевның дәвамчысы булып чыга. Исәнбаевларның нәсел шәҗәрәсен Нәҗип әфәнде төзегән.  Карамалы авылы тарихы Рамил Кәлимуллинның “Исәнбайдан-Карамалы” дигән китабында да язылган. Тагын шунсы хак, Исәнбаевларның Казанның Каюм Насыйри урамындагы йортлары бүгендә кулланышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев