Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамилә Мөхәммәтҗанова: “Бу эшем турында хыяллана гына идем”

Коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр аркасында район эшмәкәрләре шактый зыян күрде. Үзмәшгульләргә дә ансат булмады.

  Бизнесның әлеге төре өчен дәүләт ярдәме чаралары әле каралмаган иде. Ә бүген законнарның камилләшүе аркасында алар хосусый эшмәкәрләр кебек үк дәүләт ярдәменнән файдалана алалар.
Иске Салман авылыннан үзмәшгульләр Ильяс һәм Рамилә Мөхәммәтҗановлар район үзәгендә үз эшләрен алып баралар – шаурма, пицца һәм бүтән камыр ризыклары әзерләп саталар. Һәркайсы үз бизнесын аерым алып бара, икесенең дә үз сәүдә нокталары бар. 
Пандемия аркасында гаиләнең керемнәре шактый кимегән, җиһазлары да бик искергән, әмма яңа техника сатып алырга акчалары булмаган. Үзмәшгульләрне закон нигезендә кече бизнес белән тигезләгәч, Ильяс һәм Рамилә Мөхәммәтҗановлар дәүләт ярдәменнән файдаланган. Республика Эшмәкәрлеккә ярдәм фондыннан аларга үз бизнесларын үстерүгә  елга 6 процент белән микрозайм биргәннәр. Ильяс ага кулына 100 мең сум, ә Рамилә ханым 300 мең сум алган. Бу акчага алар ремонт ясаганнар, берничә төрле гриль һәм башка кирәкле җиһазлар сатып алганнар.
–Микрозайм ярдәмендә без эш урыныбызны яңартып, хезмәтебезне профессиональ җиһазларда, тагын да зуррак теләк белән дәвам иттек. Әле мин суши ясарга да өйрәндем,–дип уртаклашты Рамилә Мөхәммәтҗанова.
Микрозайм средстволарына ул яңа һөнәр үзләштергән, сертификат алган, суши һәм роллы әзерләү өчен кирәкле бөтен нәрсәне булдырган. Рамилә ханым сөйләвенчә, аның яңа эш серләрен үзләштерүен авыл яшьләре сораган. “Сез бигрәк тәмле әзерлисез, роллы һәм суши ясарга да өйрәтегез әле”,–дип мөрәҗәгать иткән егетләр-кызлар.
–Хәзер шөгыльләнгән эшем турында хыяллана гына ала идем,–дип эшчәнлеген ничек башлап җибәрүе хакында сөйләп китә Рамилә Мөхәммәтҗанова.
Ул биш ел Казанда пекарняларда эшләгән. Ул чагында олы улы Эмиль нык авырган, аны дәваларга күп акча кирәк булган. Кеше фатирында түләп торырга, районнан Казанга йөреп эшләргә туры килгән. Ә инде улы савыга башлагач, районга кайтырга карар кылган, туган якны бик сагынган. 2017 елда алар Ильяс Мөхәммәтҗанов белән танышканнар һәм озакламый  гаилә дә корып җибәргәннәр. Бер елдан уртак эшләрен башлаганнар. 
“Син пешерерсең, ә мин сатарга алып барырмын”,–дип тәкъдим итә гаилә башлыгы яңа кавышкан гомер юлдашына. Шуннан бирле авылда бер генә Сабан туе да, ярминкә дә, бәйрәм дә Мөхәммәтҗановлар гаиләсе катнашыннан башка узмый. Алар кунакларны яңа пешеп чыккан камыр ризыклары, кайнар самовар чәе, тәмле шашлык һәм башка сыйлар белән каршы алалар. Әмма бит сезонда гына эшләп ерак китә алмыйсың. Киңәшләшәләр дә, арендага бина алып шаурма һәм пицца әзерләп сатуга керешәләр. Клиентлары арта башлагач, тагын бер сәүдә ноктасы ачалар. 
Ильяс  Мөхәммәтҗанов гомере буе ташчы булып эшләгән. Ә бүген ул аш-су бүлмәсендә хәтта үзенең хатынына да мастер-класс күрсәтә ала. 
–Аны аш-су әзерләргә өйрәтү бик авыр булды, бу ярты елга сузылды. Алты айда ташчыдан чын пешекче ясадым. Хәзер миннән дә яхшырак әзерли,–дип сөенечен уртаклаша Рамилә ханым. 
Мөхәммәтҗановларның район үзәгенә күчеп килергә дә теләкләре бар. Көн саен Иске Салманнан Базарлы Матакка йөрү шактый вакытны ала. Ә вакытлары болай да җитми, чөнки көн саен эштән соң икенче көнгә ризык әзерли башларга кирәк. 

2021 елда районда 13 эшмәкәр һәм 2 үзмәшгуль  ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фондыннан бизнесны үстерүгә барысы 20 миллион сумнан артык 6 процентлы микрозайм алган.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев