Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район эчке эшләр бүлеге әлкилеләрне иң еш очраучы алдау ысуллары турында кисәтә

yandex.ru Ашыгып карар кылмагыз Хокук саклау органнары кисәтә: кешеләрне алдап, акчаларын, малларын урлаучылар һич кимеми. Алай гынамы: алар алдауның яңадан-яңа төрләрен уйлап таба торалар. Билгеле, алдакчыларга каршы тору өчен уяулык, саклык кирәк. Район эчке эшләр бүлеге әлкилеләрне иң еш очраучы алдау ысуллары турында кисәтә. Әгәр урамда бер дә таныш булмаган...

yandex.ru
Ашыгып карар кылмагыз
Хокук саклау органнары кисәтә: кешеләрне алдап, акчаларын, малларын урлаучылар һич кимеми. Алай гынамы: алар алдауның яңадан-яңа төрләрен уйлап таба торалар. Билгеле, алдакчыларга каршы тору өчен уяулык, саклык кирәк. Район эчке эшләр бүлеге әлкилеләрне иң еш очраучы алдау ысуллары турында кисәтә.
Әгәр урамда бер дә таныш булмаган кеше яныгызга килеп, сезгә сорау-тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итсә, уяу булыгыз! Беренче карашка сөйкемле тоелган бу кеше алдакчы булып, акчагызны я башка милкегезне алып калганын өегезгә кайткач кына аңлавыгыз бар.
Сөйләшкәндә нәрсәдер шикле тоела икән, сагаегыз. Туганнарыгыз, балаларыгыз, рәсми органнар белән киңәшләшегез. Беркайчан да һәм беркемгә дә документларыгызны, акчаларыгызны бирмәгез!
Сезнең белән хәлегезгә кереп, кызганып сөйләшүчеләр һәрвакытта да яхшылык теләүчеләр түгел шул. Алдакчылар бик тиз ышаныч яулый белә, алар хәтта социаль хезмәтләргә эшкә урнашып маташырга да мөмкин! Әгәр социаль хезмәткәрнең тәкъдиме шикле тоела икән, нәрсәдер эшләгәнче туганнарыгыз белән киңәшләшегез.
Кемнедер вакытлыча яшәргә дип фатирга керткәндә килешү төзегез. Кайчак фатирны, өйне башкалар исеменә рәсмиләштереп куйганны хуҗасы белми дә кала. Аннары алдарларны тиз генә куып чыгарам димә инде син.
Берәр бәлага юлыксагыз, полициягә шылтыратыгыз. Сезгә ярдәм итәчәкләр!
Бушлай сыр капкында гына
Хәзер күпләрнең, бигрәк тә пенсионерларның кирәгенә акчасы җитми. Оятсыз бәндәләр моннан да үз файдаларын табарга ашыга, картларның соңгы малын тартып алудан да читенсенми. Түбәндә китерелгән очраклар сезне сагайтырга тиеш.
Таныш түгел кеше үзен социаль хезмәткәр дип таныта, пенсияләр арта, ветераннарга премияләр бирелә, өйгә килеп, пенсионерлар өчен генә акча алыштыралар, дип ышандыра. Ничек кенә сөйкемле тоелмасын, бу - алдакчы!
Пенсионерларга теләсә нинди түләүләрне аларга беркетелгән һәм яхшы таныш социаль хезмәткәр генә китерә ала. Илдә рәсми рәвештә игълан ителмичә бернинди "ашыгыч акча алмашу" була алмый.
Таныш булмаган кешеләр бик түбән, ташламалы бәядән товар тәкъдим итә. Хәтта 1 тартма шикәрне, 1 пакет карабодайны берничә сумга сата да. Кармак бу! Алга таба сезгә кирәкле товарлар исемлеген язып бирергә тәкъдим итәчәкләр һәм алдан акчасын түләүне сораячаклар. Шулай төп башына утыртырга җыеналар сезне.
Рәсми зат булып күренгән кеше кәгазьгә кул куйдырып, сезнең орден, медальләрегезне, кителегезне, бүләк коралыгызны музейга биреп торырга сорыймы? Ул аларны кире кайтармаячак. Болар - бүләкләр җыеп йөрүчеләр!
Сезгә бик тә отышлы эш - бүләк, зур ташлама, акчаларны керемле итеп урнаштыруны, акчага бәхәсләшү тәкъдим итәләрме? Әле куркытып я мыскыллап та алалармы? Алдау бу, ышана күрмәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев