Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район электр челтәренең яңа административ бинасын төзи башлыйлар

Район электр челтәренең яңа административ бинасын төзи башлыйлар.

Ике катлы йңа административ бина төзелешенә бу атнада керешергә җыеналар. Төзүчеләр бүген-иртәгә субайлар кага башлыйлар. Планнары - бинаны декбрь ахырына кадәр төзеп бетереп файдалануга тапшырырга. Яңа бинага урам ягыннан да, электр челәтәрләре территориясеннән дә кереп булачак.

Административ бинаның смета бәясе 120 миллион сум. Төзелеш республиканың "Челтәр компаниясе" җәмгыяте тарафыннан финансланачак.

Хәзерге вакытта район электр челтәрләрендә 50 кеше эшли. Яңа корылмада хезмәткәрләр өчен офис бүлмәләреннән тыш материаль байлыкларны саклау складлары да урнашачак. Ә иске бинаны сүтеп алырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев