Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район газетасы редакциясенә “Әлки элеваторында этләр көтүе йөри”, дигән сигнал керде

Район газетасы редакциясенә “Әлки элеваторында этләр көтүе йөри”, дигән сигнал керде.

 Аларны  юньсез хуҗалары ташлап калдыра икән. Без әлеге хәбәр буенча элеваторга бардык. Анда бер генә эт йөри иде. Аны шушы көннәрдә генә калдырып киткәннәр, муенчагын да салдырмаганнар. Хуҗаларына тугры хезмәт иткән маэмай урамда калган. Элеватор җитәкчесе Владимир Сивенков әйтүенчә, этләр проблемасы бар, әмма аны уртак тырышлык белән хәл итәргә кирәк. Ач акбайлар бит кешеләргә куркыныч тудыра. 
Без районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллинга мөрәҗәгать итеп, авыл җирендә маэмайларны ничек асрау кирәклеген, зарурлык туганда аларны кая урнаштырып булуын  ветеринария күзлегеннән аңлатуын сорадык. Ул болай җавап бирде:
–Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы нигезендә, авыл җирендә этләр тотып алынган махсус урында яисә бәйдә торырга тиеш. Маэмайларын урамда иректә йөрткән өчен аларның хуҗасын административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Ә инде эт кемгә дә булса зыян китерсә, җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин. Хәзерге вакытта сукбай этләрне тотып стерильләштерү, вакциналау һәм элекке урыннарына җибәрү принцибы гамәлдә.
Ел саен сукбай йорт хайваннары белән көрәшкә республика бюджетыннан субсидия бүлеп бирелә. Безнең район өчен аның күләме 230 мең сум тәшкил итә. 
Район дәваханәсендә без йорт хайваннарын арулау һәм стерильләштерү буенча операцияләр ясыйбыз. Бу түләүле, әмма, аңлашыла ки, гаятъ нәтиҗәле хезмәт. Операция наркоз астында үткәрелә. 
Хәзерге вакытта республикада сукбай хайваннар өчен ике приют эшли. Алар Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә. Әгәр хуҗасы этеннән туйса, яше олы булганга яисә бүтән сәбәп белән аны асрарга теләмәсә, приютка тапшыра ала. Еш кына приютта маэмайлар яңа хуҗа таба, һәрхәлдә, аларның азыгы, баш өстендә түбәсе була. 
Бу көннәрдә шундый хәлгә тап булдым: бер егет муенчаклы баудагы эте белән супермаркетка керде. Ул үзе битлек киде, ә маэмае артыннан атлады. Ә бит йорт хайваннары белән кибетләргә керү катгый тыела. Сатучылар да, сатып алучылар да әлеге егеткә кисәтү ясамадылар. Мондый закон бозу өчен сәүдә предприятиесенә дә, этнең хуҗасына да штраф салу каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев