Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мәшгульлек үзәге ярдәме белән әлкилеләр  эш урыны таба

19 апрельдә дәүләт мәшгульлек хезмәте төзелүгә 30 ел тула.

Өч дистә ел эчендә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте мәшгульлек мәсьәләләрен дәүләт күләмендә җайга салуның, төрле категория гражданнарга хезмәткә урнашуда ярдәм итүнең алыштыргысыз инструментына әйләнде. 
Бүген без мәшгульлек хезмәтенең үсеш тарихына күз салып, күпьеллык эш чорында аның үзенең нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген исбатлавын күрәбез. 
Эш эзләүдә кыенлыкларга юлыккан һәм район мәшгульлек үзәге ярдәме белән үз  проблемаларын хәл иткән райондашларыбыз хакында сөйләп үтәбез.

Наил Абзалов, балалар бакчасы хезмәткәре:


–Элек мин предприятиедә эшләдем. Компьютерны, программалар төзү күнекмәләрен беләм. Күзләрем балачактан бик әйбәт күрми иде, соңгы елларда бу проблема тагын да кискенләште. Табиблар икенче төркем инвалидлык билгеләделәр. Ә минем гаиләм, ике балам бар. Өйдә эшсез утырганы булганнар гына мондый кешенең нинди хисләр кичерүен аңлый. Билгеле, тик утырмадым, профессиям буенча умартачы мин. Әти белән бергә умарталык тотабыз, анда 20 оя бал кортларыбыз. Әмма бу шөгыль җәй өчен генә бит, ә минем көн дә эшкә йөрисем, кешеләргә файдалы буласым, хезмәттәшләрем белән аралашасым килде. Озак эшкә урнаша алмадым, ә аннары районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Анда миңа котельня операторы һөнәренә укырга тәкъдим иттеләр. Таныкнамә алгач (укулар Алексеевск аграр көллиятенең безнең район филиалы базасында узды), быел февральдә мин “Теремкәй” балалар бакчасына эшкә урнаштым. Аның мөдире Миннегөлсем Бәдретдинова инвалидлыгымны да аңлап кабул итте. Хәзер мин дворник булып эшлим, кирәк булганда котельня операторын да алыштырам (тормышта төрле хәлләр була бит).

Фирдәвес Шәйхетдинова, шәфкать туташы:


–Узган ел ДОСААФ район оешмасы базасында мин һәм тагын дүрт әни “В” категорияле транспорт (җиңел автомобиль) йөртүче һөнәренә укыдык. Мондый мөмкинлек өч яшькә кадәрге балалары белән өйдә утырган һәм даими эш урыннары булган хатын-кызларга бирелә. Улым Абдуррахман белән декрет ялында утырган арада машина йөртергә өйрәндем һәм бушлай “права” алдым. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Алексей Шуваловка һәм ДОСААФ оешмасы рәисе Марат Хөснетдиновка мондый мөмкинлек өчен рәхмәт. Ирем “Кызыл Шәрык-Агро”да эшли, ә үзем – “Алинә” спорт залында шәфкать туташы. Автомобиль алырга хыялланабыз, безнең бит дүрт балабыз. Кыскасы, “права”ның һичшиксез кирәге чыгачак. 

Дмитрий Кашков, хосусый эшмәкәр:


–Элек мин элемтә узелында эшләдем, 2012 елда аннан киттем һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәпкә бастым. Анда миңа үз эшемне ачу өчен бизнес-план төзергә тәкъдим иттеләр. Моны эшләгәннән соң дәүләттән субсидия алдым. Шул акчага бина өчен җиһазлар, компьютер, принтер һәм диагностика җайланмалары сатып алдым. Аннан соң үз офисымны ачтым, менә 9 нчы ел инде радиоэлектроника аппаратурасы ремонтлау һәм оештыру техникасы сату белән шөгыльләнәм. Мәгариф учреждениеләре, авыл җирлекләре башкарма комитетлары белән эшлим. Күптәнге хыялым тормышка ашты, һәм бу халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәмендә мөмкин булды. Мин моңа бик шат.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев