Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район сайлаучыларының яртысыннан артыгы тавыш бирүдә катнашты

Район сайлаучыларының 60% РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты.

- Районда барлыгы 14563 кеше тавыш бирү хокукына ия. 4 көн эчендә төзәтмәләр буенча сайлаучыларның гомуми саныннан 60,64% тавыш бирде. Тавышларын биргән 13,65%-ы моны үзләренең өеннән эшләгән. Ә 4,7% ы – ерак торак пунктларда торучы кешеләр. Алар өчен күчмә тавыш бирү оештырылды, – дип хәбәр итте ТР Әлки районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов.

Илнең төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү санитар-эпидемиологик хәлнең барлык таләпләрен үтәү белән бара. Тавыш бирү участокларында моның өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев