Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район ЗАГС бүлегендә бу елның 77 нче парының законлы никахын теркәделәр. ФОТО

Түбән  Колчуринода үскән Вероника Артемьеваның һәм Түбән Кәчи егете Виктор Лебедевның никахлашуы истәлекле датага –  ЗАГС органнарының  туган көненә туры килде.

 18 декабрьдә бит илебездә ЗАГС органнары төзелүгә 101 ел тулды. Кияү белән кәләшкә 21 әр яшь. Виктор район үзәгендәге кибетләрнең берсендә йөртүче булып эшли. Вероника Алексеевск агрокөллиятенең район филиалында укый, ветеринар белгечлеге үзләштерә. Алар икесе дә балачакта ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булганнар. Узган ел азагында Виктор һәм Вероника  менә дигән Яңа ел бүләгенә ия булганнар иде – аларның икесенә дә Базарлы Матакның Филиппов урамында ятимнәр өчен төзелгән йортлар бирелде.
Никахлашу залында узган тантанада яшьләрне район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Светлана Углева, дуслары, хезмәттәшләре тәбрикләделәр, бәхетле, ныклы гаилә тормышы теләделәр.
Энҗе Хәлиуллина әйтүенчә, ел башыннан бирле ЗАГС бүлегендә 580 гражданлык халәте акты теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев