Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды. ФОТО

Район үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасында мәктәп укучылары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы командалары көч сынашты. Ярышлар башланыр алдыннан мәңгелек ут янына җыелганнарны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин сәламләде, бәйрәм белән котлап, бәйгедә уңышлар теләде. Менә 80 ләп йөгерешче спорт сызыгына басты. Ир-егетләр белән...

Район үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасында мәктәп укучылары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы командалары көч сынашты.
Ярышлар башланыр алдыннан мәңгелек ут янына җыелганнарны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин сәламләде, бәйрәм белән котлап, бәйгедә уңышлар теләде. Менә 80 ләп йөгерешче спорт сызыгына басты. Ир-егетләр белән берлектә хатын-кызларга да 2 километр араны чабып узарга кирәк иде.
Җиңүне, әлбәттә, иң җитезләр яулады. Берничә ел рәттән бу спорт төрендә үзен сынатмаган Семен Юманов (Иске Матак) мәктәп укучылары арасында бу юлы да финишка беренче килде. Аңардан азга гына калышып Никита Севрикеев (Иске Матак), Николай Абасев (Иске Матак) икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Укучы кызлар арасында Алена Самарина (Борискино), Валерия Дулатова (Чуваш Борнае), Зилә Гаязова (Базарлы Матак мәктәбе) иң өлгерләр булып чыктылар.
Район оешмалары һәм авыл җирлекләре командалары йөгерешчеләре арасында Михаил Падюшов (Иске Матак), Василий Павлов (Түбән Кәчи), Фәнил Вәлиев (Карга), Ольга Салюкова (Иске Матак), Ольга Куракова (администрация), Лидия Бухарова (балалар иҗат йорты) призлы урыннарга лаек булдылар.
Хәрәкәттә - бәрәкәт дигәндәй, эстафета егетләре аяк-кулларны яздырып, күңелләрне җилкендереп, иң мөһиме, яхшы кәеф белән таралыштылар. Ләкин ярышта хезмәт коллективлары аз булды. Карга, Ташбилге, Чуваш Борнае, Түбән Кәчи, Борискино, Чуаш Кичүеннән кала башка авыл җирлекләре йөгерешчеләре эстафетага килмәде.
Ленар Вагизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев