Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда ел башыннан бирле 114 кешегә карата материаллар судка юлланган

Районда ел башыннан бирле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын үзвакытында түләмәгән 114 кешегә карата материаллар судка юлланган.

 
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу күп очракта административ чара күрүгә китерә. Мондый бозулар өчен башлыча штраф салына. Ә штрафны түләү өчен закон белән ике ай вакыт билгеләнгән. Шушы срокта штрафын түләмәүчеләр өчен  административ җаваплылык каралган. Бу – 15 тәүлеккә кадәр кулга алу, 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләр һәм түләнмәгән штрафның икеләтә күләмендә штраф салу.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин хәбәр итүенчә, штрафын вакытында түләмәүчеләрнең 13 ен суд административ кулга алуга, 22 сен мәҗбүри эшләргә хөкем иткән. Әҗәтле 45 кешегә  штрафларын икеләтә арттырып түләргә туры киләчәк. Штраф бурычлары 10 мең сумнан артып китүчеләр исә билгесез срокка транспорт йөртү таныклыкларыннан да мәхрүм ителергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев