Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын 2015 ел өчен статистик күзәтү башлана

Бу комплекслы федераль статистика тикшерүе. Ул биш елга бер мәртәбә бөтен Россия буенча үткәрелә. Әлеге тикшерү икътисадның бу тармагындагы эшчәнлекнең тулы картинасын ачыкларга мөмкинлек бирә. Мондый исәпкә алу районда 2010 елда үткәрелгән иде. Райондагы барлык кече һәм урта эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары махсус бланклар тутырырга һәм 1 апрельгә кадәр отчетларны дәүләт...

Бу комплекслы федераль статистика тикшерүе. Ул биш елга бер мәртәбә бөтен Россия буенча үткәрелә. Әлеге тикшерү икътисадның бу тармагындагы эшчәнлекнең тулы картинасын ачыкларга мөмкинлек бирә. Мондый исәпкә алу районда 2010 елда үткәрелгән иде.

Райондагы барлык кече һәм урта эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары махсус бланклар тутырырга һәм 1 апрельгә кадәр отчетларны дәүләт статистикасы бүлегенә китереп тапшырырга тиешләр. Бүлек авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасының 1 нче катында (Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 58) урнашкан. Мәгълүматларны электрон документ әйләнеше хезмәтләре күрсәтүче элемтә операторлары сайтлары аша онлайн да җибәрергә була. Отчет тапшырмаучыларга штраф салыначак. Штраф түләгән очракта да эшмәкәргә статистика органнарына мәгълүматлар тапшырырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев