Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районның һәр авылында пиротехника эшләнмәләрен файдалану өчен махсус мәйданчыклар булдырылды

Базарлы Матакта ул – “Алинә” универсаль спорт залыннан 300 метр ераклыктагы ачык урын.

 
 
Аңлашыла ки, бу Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгын хәвефсезлеген, кешеләрнең иминлеген, мал-мөлкәтнең сакланышын тәэмин итү белән бәйле.
Яңа ел – иң күңелле һәм көтеп алынган бәйрәм. Аны каршыларга әзерләнгәндә күпләр бенгаль утлары, фейерверклар, петардалар сатып алалар. Бәхетсезлек очрагы килеп чыкмасын өчен аларны файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәү зарур.

Районара янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов пиротехника эшләнмәләрен хәвефсез куллану таләпләрен исегезгә төшерә:
–Пиротехниканы бары тик сертификацияләнгән продукция сатыла торган махсус кибетләрдән генә сатып алыгыз. Анда һичшиксез рус телендәге инструкция булырга тиеш. Аның белән җентекләп танышыгыз.
–Фейерверкны махсус билгеләнгән урында гына файдаланыгыз,
–Көчле җилдә фейерверк ату тыела, чөнки хәвефле зона мәйданы 3-4 тапкыр арта.
–Тамашачылар ату мәйданчыгыннан 35-50 метр ераклыкта, һичшиксез җилсез якта торырга тиешләр.
–Пиротехника эшләнмәләрен торак йортлар тирәсендә, шулай ук ябык биналарда, фатирларда, кешеләр күп җыелган урыннарда файдалану катгый тыела.
–Пиротехниканы агачлар, электрүткәргеч линияләр астында, тиз янып китүчән предметлар тирәсендә ату бик куркыныч!
–Фитильне яндыру мәлендә пиротехника эшләнмәсенә иелә күрмәгез!
–Зарарланган, яраклылык вакыты узган эшләнмәләрне кулланырга ярамый.
–Пиротехниканы  җылыту приборлары һәм ачык ут чыганагы янында сакламагыз.
–Пиротехника эшләнмәләрен сүтү, учакта яндыру тыела.
–Пиротехниканы кешеләргә һәм хайваннарга юнәлтмәгез.
–Балалар аны өлкәннәрдән башка файдаланмасын.
–Аек булмаган кешеләргә пиротехника файдалану тыела. Әлеге эшләнмәләр янында тәмәке тартырга да ярамый.

 

С.Базарные Матаки – на открытой площадке 300 м. от УСЗ «Алина»

С.Старые Матаки – открытая площадка 80 м. севернее здания СДК

С.Чувашское Шапкино, открытая площадка 80 м. южнее здания СДК

Д.Верхние Матаки, открытая площадка 80 м. от северо-западнее здания СДК

С.Нижнее Алькеево в 75 м. к юго-востоку от села

С.Верхнее Алькеево в 75м. к северо-западу от села

С.Среднее  Алькеево в 75м. к северу от села

Д.Татарский Студенец  в 75м. к северу от деревни

С.Чувашское Бурнаево – открытая площадка по ул. Центральная

С.Татарское Бурнаево – открытая площадка по ул. Мостовая

С.Тяжбердино в 80 м. севернее СДК

С.Аппаково открытая площадка по ул. Овражная

С.Каркули открытая площадка в восточном направлении при выезде из села

С.Старая Тумба,  открытая площадка в северном направлении вблизи речки

С.Новые Челны, открытая площадка 100м. южнее СДК

С.Старые Челны, открытая площадка 130 м. восточнее СДК

С.Бибаево Челны, открытая площадка 100 м. южнее СДК

С.Верхнее Колчурино открытая площадка в 50. От проезжей части

Д. Нижнее Колчурино, открытая площадка 100 м. от здания ВАП и СОШ

С.Чувашский Брод открытая площадка по ул. Молодежная 50м. от жилых домов

С,Татарское Ахметьево 60 м. юго-восточнее здания СДК

С.Борискино 80 м. севернее здания СДК

С.Русские Шибаши 80м. севернее здания СДК

С.Старое Алпарово 60м. восточном направлении здания СДК

С.Новое Алпарово 60м. в восточном направлении здания Ветеринарного пункта

С.Старое Алпарово 60м. южном направлении здания мечети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев