Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ремонт төгәлләнүгә бара

Капиталь ремонттан соң өр-яңа төс алган район мәдәният йорты тиздән үз ишекләрен ачачак. Биредә ремонт инде төгәлләнеп килә. Төзүчеләр соңгы эшләрне башкаралар. Шул ук вакытта бүлмәләргә яктырткычлар, тавыш көчәйткеч һәм башка җиһазлар монтажлау да бара. Үткән атнада Түбән Колчуринода күп функцияле мәдәни үзәк ачылу тантанасына Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин...

Капиталь ремонттан соң өр-яңа төс алган район мәдәният йорты тиздән үз ишекләрен ачачак.

Биредә ремонт инде төгәлләнеп килә. Төзүчеләр соңгы эшләрне башкаралар. Шул ук вакытта бүлмәләргә яктырткычлар, тавыш көчәйткеч һәм башка җиһазлар монтажлау да бара. Үткән атнада Түбән Колчуринода күп функцияле мәдәни үзәк ачылу тантанасына Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да килгән иде. Ул бер уңайдан район мәдәният йортын ремонтлау эшләренең барышы белән дә танышты. Министр яңартылган мәдәният йортын ачу тантанасында катнашырга да ышандырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев