Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика күләмендә үткәрелгән рәсемнәр бәйгесендә Базарлы Матак мәктәбе укучылары җиңү яулаган

Республика күләмендә үткәрелгән “Тыелган табигать күренешләре” рәсемнәре экологик бәйгесендә Балалар иҗат йортының “Күңелле акварель” түгәрәгендә шөгыльләнүче кызлар җиңү яулаган.

 
 Бәйге “Парклар маршы -2022” халыкара табигатьне саклау акциясе кысасында үткән. Анда Дарья Ярославлева һәм Дарья Кашкова 1 не урынга лаек булып, грамоталар белән бүләкләнгән. Алар икесе дә – Базарлы Матакның урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары. Дарья Ярославлева – 4 нче сыйныфта укып, иҗат йортына өченче елын йөрсә, Дарья Кашкова 5 нче “а” сыйныфында белем алып, рәсем белән шөгыльләнүенең икенче елы икән. Кызларны әлеге сәнгать серләренә өйрәтүче Гөлфия Билаловага да Татарстан Республикасының  биологик чыганаклар буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хаты тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев