Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин: «Гомеремдә беренче тапкыр шатлык яшьләремне тыеп кала алмадым»

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның бертуган сеңлесе Айгөл кияүгә чыкты. Җырчы туйдагы хис-кичерешләре белән бүлешә.

 Ришат Төхвәтуллин Айгөлнең кечкенә чакларын искә ала. Сеңлесенә яхшы тормыш иптәше теләсә дә, Айгөлне кияүгә бирү мизгелен күз алдына китергәне булмаган икән әле аның. «Айгөлне ап-ак туй күлмәгеннән күргәч, гомеремдә беренче тапкыр шатлык яшьләремне тыеп кала алмадым», — ди ул.

 

 

 

 

Чыганак: https://tatar-today.ru/2019/08/50971/

Tatar Today — татар яңалыклары. Яндекс.Директ Содействие в подборе финансовых услуг/организаций Дачная амнистия продлена! kazan-kadastr.ru Дачная амнистия продлена Технический план без разрешения на строительство Цены Межевание Технический план Вынос границ в натуру Татар җырыТатарстанЭксклюзивЯңалыклар Ришат Төхвәтуллин: «Гомеремдә беренче тапкыр шатлык яшьләремне тыеп кала алмадым» 27.08.2019 // Татар Тудей // Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның бертуган сеңлесе Айгөл кияүгә чыкты. Җырчы туйдагы хис-кичерешләре белән бүлешә. Ришат Төхвәтуллин Айгөлнең кечкенә чакларын искә ала. Сеңлесенә яхшы тормыш иптәше теләсә дә, Айгөлне кияүгә бирү мизгелен күз алдына китергәне булмаган икән әле аның. «Айгөлне ап-ак туй күлмәгеннән күргәч, гомеремдә беренче тапкыр шатлык яшьләремне тыеп кала алмадым», — ди ул.

Тулырак -> Ришат Төхвәтуллин: «Гомеремдә беренче тапкыр шатлык яшьләремне тыеп кала алмадым» | Tatar Today - татар яңалыклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Мин әле дә хисләр дулкынында... Бәләкәй сеңлемне кияүгә бирү - олы тормыш юлына озату шулкадәр дулкынландыргыч булыр дип кем уйлаган?.. Әле дә хәтеремдә, әни әле генә йокыдан торган бәләкәй Айгөлне карап торырга дип кулыма тоттырып чыгара иде дә, 5 минут та үтми, мин аны кабаттан йоклатып кертеп сала идем? Мине абый иткән кеше ул! Сеңлем тугач мин җаваплылык хисен тоя башладым!.. .. Шулай бервакыт Айгөлне көндез клубка уйнарга алып барган идем. Икенче көнне мин мәктәптән кайтуга әзерләнеп көтеп тора бу: "Абый, әйдә киттек клубка барабыз!" - ди. "Юк, апаем, минем әле маллар карыйсым бар, абзар чистартасым бар, " - дим. Киемнәрне алмаштырып, ашап-эчеп чыксам, кемдер абзарда мәш килә. Айгөл үзеннән зур көрәк тотып, абзар тазартып йөри икән, клубка барам дип, янәсе? Менә шул чаклар әле кичә генә кебек.. Сеңлемнең тормыш иптәше нинди кеше булыр икән, бәхетләре генә булса иде, дип гел теләп торсам да, аны кияүгә бирү мизгелен күз алдыма да китергәнем булмаган. Мин әле дә төшенеп бетә алмыйм бугай, бераз вакыт үтүе кирәктер, мөгаен.. Айгөлне ап-ак туй күлмәгеннән күргәч, гомеремдә беренче тапкыр шатлык яшьләремне тыеп кала алмадым. Бу мизгелдә ниләр кичергәнемне аңлатып та бирерлек түгел. Тормыш юлың туй көнендәгедәй бәхетле үтсә иде, апаем? Үзең сайлап алган лаеклы ярың белән үрнәк гаилә корып, әти-әниләрне, туганнарны сөендереп матур тормышларда яшәргә язсын! Тормыш урамнарында, кышның бураннарында Таянырлык абыем бар, ышанычлы абыем бар, дип яшә, яннарыңда! Гел бергә, бердәм булып, матур балачак узып, Эшләп үстек, гөрләп үстек, җырлап үстек, җырлап яшик Абый-сеңелле булып! #ришаттухватуллин? #ришаттухватуллин

Публикация от Rishat Tukhvatullin ? (@rishat_thv)