Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының күп балалы гаиләләре бүген күләмле реконструкциядән соң Казан циркын ачу тантанасында катнашты

Районыбызның күп балалы гаиләләре бүген зур реконструкциядән соң Казан циркын ачу тантанасында катнашты.

Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстерүче Лилия Леонтьева (Иске Матак), Айсылу Нуруллина (Яңа Баллыкүл), Зоя Варламова (Түбән Колчурино), Гөлсинә Гатина (Карга), Алсу Ситдыйкова (Ташбилге), Татьяна Хәйруллина (Иске Тахтала) һәм Ирина Кузнецова (Салман) балалары белән бергә Татарстан Президенты катнашында үткән шушы искиткеч бәйрәмдә булу бәхетенә ирештеләр. Әлеге чарада бөтен Татарстаннан күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 1500 малай һәм кыз катнашты.

11 айдан артыграк дәвам иткән ремонт һәм модернизациядән соң цирк танымаслык булып үзгәргән. Оча торган тәлинкә формасындагы бинада хәзер бөтен нәрсә - креслолар, манеж, зал, фойе, түшәм, бәдрәфләр, киенү-чишенү бүлмәсе һәм хайваннар өчен бүлмәләр - өр-яңа.

1967 елда төзелгән Казан циркы яңартуга бик тә мохтаҗ иде. Капиталь ремонт кичергән цирк хәзер барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Аның ачылуы - республика халкына, бигрәк тә балаларга менә дигән бүләк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бинаны ачу тантанасында моны ассызыклады. "Без яңартылган циркның иң беренче тамашачылары күп балалы гаиләләр булырга тиеш дигән карарга килдек. Гаилә - теләсә кайсы илнең нигезе, без аның белән горурланырга тиеш",-диде республика башлыгы.

Тантанада катнашкан райондашларыбыз, аеруча балалар әлеге бәйрәмнән зур канәгатьлек хисе белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев