“Росгосстрах”ның Әлки бүлегендә яман шештән иминиятләштерергә була
Яңалыклар

“Росгосстрах”ның Әлки бүлегендә яман шештән иминиятләштерергә була

“Росгосстрах”ның Әлки бүлегендә бүгенге көндә 20 кеше эшли.

  Алар безгә генә түгел, ә күрше Спас районына да хезмәт күрсәтә. 
Быелгы елда әлеге оешма филиалы тарафыннан иминият очраклары буенча чыгымнар 7 миллион 138 мең сум күләмендә капланган. Кызганыч, район территориясендәге бар корылмаларның да дүрттән бере бер генә оешмада да иминиятләштерелмәгән. Базарлы Матакта иминиятләштерү дәрәҗәсе 65 проценттан кимрәк. 
Яңалык исә шунда: хәзер яман шеш килеп чыгу очрагын да иминиятләштерергә мөмкин. Бүгенге көндә Әлки һәм Спас районнарыннан 40 кеше әлеге хезмәтне файдаланган.  
 

 

 


Нет комментариев