Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы яшьләре арасында узган КВНда Базарлы Матак мәктәбе командасы “Гран-при” алды

4 декабрьдә район мәдәният йортында укучы һәм эшләүче яшьләр командалары арасында КВН булды.

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган бу бәйгене үткәрүдә район мәгариф идарәсе, Базарлы Матак урта мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия һәм "Яшь гвардия" активистлары күп тырышлык куйды.

КВНда дүрт команда катнашты. Гимназиянең "Дулкын", Базарлы Матак урта мәктәбенең "Тамада" һәм "ТП" (Туристик поход), район үзәгендәге эшләүче яшьләрнең "Синергия" командалары сәхнәдә тапкырлыкта, зирәклектә, шаян сүз һәм юмор осталыгында ярыштылар. Командалар барысы да бәйгегә җентекләп әзерләнгән иде. Жюрига җиңүчене ачыклау да ансат булмады. Нәтиҗәдә Базарлы Матак мәктәбе укучылары - "ТП" командасы гран-прига лаек дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев