Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Россия чаңгы юллары”на 152 әлкиле чыкты

Узган шимбәдә әлкилеләр “Россия чаңгы юллары”  узышына чыкты.

  “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере базасында булган узышта 152 чаңгычы катнашты.

 ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Чаңгычыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

–“Россия чаңгы юллары” байтак еллар оештырыла. Ул кышкы спортны яратучы балаларны, олыларны һәм хөрмәтле өлкәннәребезне берләштерә. Иң мөһиме – бу чарада күп кеше катнашу, яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.  Мондый күмәк чараларда гына чаңгыга басу белән чикләнмик, укудан, эштән соң да рәхәтләнеп шуыйк, спорт белән шөгыльләник, сәламәтлегебезне ныгытыйк,–диде Александр Никошин.

Чаңгы спорты буенча районның баш тренере Николай Ирдинкин узышның кагыйдәләрен аңлатты һәм стартка сигнал бирде. Мәктәп балалары дүрт яшь төркемендә узышты. Кечерәк сыйныфлар ике чакрым, ә өлкән сыйныфлар өч (кызлар) һәм биш (малайлар) чакрым дистанциягә шуды. Район оешмалары хезмәткәрләре һәм өлкән яшьтәгеләр дә алардан калышмады.

Җиңүчеләргә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге бүләкләре тапшырылды.  Шулай ук ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестивале җиңүчеләре дә дипломнар белән бүләкләнде.

Чаңгычыларны кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән дә сыйладылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев