Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки район бүлекчәсе коллективы Полиция көнен билгеләп үтте. ФОТО

Тантанада район башлыгы Александр Никошин катнашып, хокук сакчыларын болай дип котлады

 

Тантанада район башлыгы Александр Никошин катнашып, хокук сакчыларын болай дип котлады:

–Эчке эшләр бүлекчәсенең составы зур түгел, әмма алдыгызга куелган бурычларны сез җиренә җиткереп, намус белән үтәп киләсез. Бер генә ачылмаган җинаять тә юк өстегездә. Мин сезнең шулай хезмәт итүегез белән горурланам! Бу залда ветераннарыгыз да утыра, алар сезгә ярдәм итәргә, остаз булырга һәрчак әзер. Бик әйбәт музеегыз бар. Коллективның үткәннәре онытылмый дигән сүз. Ә сез өлкән хезмәттәшләрегез традицияләрен лаеклы дәвам итәсез. Иминлегебез, тыныч төннәребез өчен рәхмәт сезгә!

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Александр Федорович бер төркем полиция хезмәткәрләрен Мактау грамоталары белән бүләкләде. Аннары коллегаларын эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин тәбрикләде.

–Хезмәтебез һәр көнне хәвефле, сездән кыюлык, ныклык таләп итә. Сезнең һөнәри осталык, җаваплылыгыгыз, хакимият органнары абруен, җәмгыятьтәге иминлекне, тынычлыкны ныгыта,–диде җитәкче.

Ул шулай ук аеруча тырыш хезмәт итүче хокук сакчыларына бүләкләр тапшырды.

–Хезмәтегез нәтиҗәләрен һәркөн күреп торам. Һәм тыштан гына түгел: минем әтием дә милиция сержанты иде. Халык сезгә ышана, чөнки нинди генә гадәттән тыш хәл килеп чыкмасын, хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә бит,– дип чыгыш ясады район прокуроры Руслан Гыйзәтов. Бәйрәм белән полиция хезмәткәрләрен район судьясы Марс Гарифинов, район хәрби комссары Виктор Лаврентьев, Тикшерү комитетыннан Рөстәм Хәйруллин котладылар, ә ветераннар оешмасын җитәкләгән Вайыс Даутов истәлекләре белән уртаклашты.

Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан бик матур концерт номерлары

әзерләгәннәр, алар хокук сакчыларына хезмәт киеренкелеген оныттырырлык ял минутлары бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев