Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Президенты пенсия реформасына карата үз фикерен белдерде

 Пенсия яше күтәрелү турындагы мәсьәлә соңгы вакытта телләрдән төшмәгән проблемага әверелде.

  Россия Прези¬денты Владимир Путинның шул хактагы телемөрәҗәгатен дә халык көтеп алды. Әлеге чыгышында ил башлыгы пенсия реформасына карата үз фикерен белдерде, үзгәрешләрнең котылгысыз булуын әйтте. Ул шулай ук реформа буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Президент пенсия алды яшендәге кешеләр өчен хезмәт гарантияләрен тәэмин итәргә, хатын- кызлар өчен пенсиягә чыгу шартларын йомшартырга чакырды, илдә яшәүчеләрне социаль яклауның өстәмә чараларын бәян итте. Гомумән алганда, илбашының пенсия реформасына ка¬рата тәкъдимнәре мондый: 
 – Пенсиягә чыгу яшен хатын- кызларга – 60, ир-атларга – 65 яшькә кадәр күтәрергә; 
– Күп балалы аналарга вакы¬тыннан алда лаеклы ялга китү хокукы бирергә. Өч баласы бул¬ган хатын-кыз пенсиягә өч елга алданрак – 57 яшьтә, дүрт ба¬лалылар – 56 яшьтә, биш һәм күбрәк бала табучылар 50 яшьтә чыга алачак; –Беренче булып яңа нормалар буенча пенсиягә чыгасы кешеләргә ташламалар булдырырга. Ягъни элекке канун буенча киләсе ике елда лаеклы ялга китәргә тиеш булган гра¬жданнарга пенсияне ярты елга иртәрәк рәсмиләштерү хокукы бирергә. Әйтик, яңа канун буен¬ча пенсиягә 2020 елның гыйнва¬рында чыгасы кеше моны инде 2019 елның июлендә эшли ала¬чак;
– Пенсия алды яшендәге (ла¬еклы ялга чыгарга 5 ел калган) россиялеләргә яңа һөнәр алу мөмкинлеге тудырырга, алар өчен квалификацияне күтәрүнең махсус программасын булды¬рырга. Мондый гражданнар өчен эшсезлек буенча пособиене 4 мең 900 сумнан 11 мең 300 сумга кадәр арттырырга; 
– Авыл хуҗалыгында 30 ел стажы булган гражданнарга пенсияләренә 25 процент күләмендә акча өстәргә; 
– Иртә эшли башлаганнар өчен зарури хезмәт стажын киметергә: 45 ел хезмәт стажы булган ир-атлар һәм 40 ел стажлы хатын-кызларга пенсиягә өч елга алдарак чыгу хокукы бирергә; 
– Пенсия алды яшенә җитүчеләрне эшкә алмаган яки эштән куган өчен җинаять һәм административ җаваплылык кертергә; 
– Пенсия алды яшенә җитүчеләр өчен күчемсез милеккә һәм җиргә салымнарга ташламаларны, торак-комму¬наль хуҗалыгы түләүләре, капи¬таль ремонт һәм газлаштыруга, дарулар алуга, җәмәгать тран¬спортында йөрүгә бәйле ташла¬маларны саклап калырга; 
– Пенсия алды яшенә җитүчеләргә хезмәт хакын са¬клау бәрабәренә бушлай ди¬спансеризация узу өчен ике көн бирергә. 
Президентның тәкъдимнәрен РФ Дәүләт Думасы депутатлары пенсия реформасы буенча закон проектын икенче укылышта ка¬бул иткәндә караячак. 
Люция НИЗАМИЕВА 
әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев