Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балаларның теләкләре чынга аша

Бала чагында кайсыбыз гына Кыш бабайга, аның теләкләр үти ала торган тылсымлы көченә ышанмаган икән?

 
 Бүгенге балалар да Яңа ел бәйрәменең әкияти сихри рухын тоеп, Суык бабайга хат язалар, ни турында хыяллануларын җиткерәләр дә, аннары зур өмет белән  Яшел Чыршы төбеннән үзләре теләгән бүләкне эзлиләр. Шулай итеп аллы-гөлле утлар белән бизәлгән урман гүзәле кечкенә халыкның теләкләрен үтәүчегә әйләнә дә куя.
Билгеле инде, Яңа елда балаларның теләкләрен үтәүне Кыш бабайга гына йөкләп булмый, монда әти-әниләргә, олыларга тырышырга туры килә. Әнә, район мәдәният  йортының фойесына Теләкләр Чыршысы бастырып куйганнар, аңа балалар теләкләрен язып элгәннәр. Хәзер бирегә килгән һәркем шушы язуларның берсен алып, кайсыдыр баланың хыялын тормышка ашыра ала. Моны беренче чиратта район һәм оешма-учреждениеләр җитәкчеләре эшли башлаган: инде күп кенә балалар Кыш бабайдан сораганны алганнар да.
–Теләкләрне мәктәпләр ярдәмендә җыя алдык. Күп балалы, аз керемле гаиләләрдә үсүче балалар нәрсә турында хыялланулары хакында язып бирделәр. Шулай йөзгә якын теләк тупланды. Аларны мәдәният йортындагы чыршыга элдек. Беренчеләрдән булып ул теләкләрне киңәшмәләргә килгән җитәкчеләр алып үти башлады. Белгәнемчә, сиксәнгә якын теләк үтәлде дә,–ди әлеге акцияне оештыручыларның берсе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Дарья Хәлилова.
Балалар нәрсә турында хыяллана соң?  Күбрәк уенчыклар, тәмле күчтәнәчләр аласылары килә. Кемдер яңа кием, кроссовкалар, тимераяклар аласына өметләнә... Каты авырудан җәфа чигүче үсмер Теләкләр Чыршысыннан яңа мобиль телефон сорый... Чыршы чынлап та тылсымлы көчкә иядерме, әллә арабызда бу теләкләрне тормышка ашырырга теләүче мәрхәмәтле һәм юмарт кешеләр булгангамы, теләгәненә ирешкән сабыйлар саны көннән-көн арта. Әмма Чыршыда әле бар теләк язылган уенчыклар. Кемнең Яңа ел алдыннан үзен Кыш бабай ролендә сыныйсы килә, әле берәр баланы бәхетле итәргә өлгерә бит. Бүләкне алуга караганда тапшыруы күңеллерәк тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев