Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабан туе күңелле һәм имин узсын!

Хөрмәтле әлкилеләр, районыбыз кунаклары!

 
Муниципаль район советы һәм башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән милли бәйрәмебез Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм. 
Табигатьнең уянуын, гореф-гадәтләребезнең байлыгын, халыкның кунакчыллыгын гәүдәләндерүче борынгы һәм мәңге яшь бу бәйрәм күптән инде милли чикләрне узды. Бүген ул бөтен халыкның яраткан һәм көтеп алган бәйрәме. 
Сабан туе игенченең мул уңышка булган өметләрен чагылдыра. Туган җиргә тугры калуыгыз, ил табынының муллыгы хакына фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле авыл эшчәннәре! Шушы күркәм бәйрәм уңаеннан көндәлек хезмәте белән  районыбызның һәм республикабызның социаль- икътисадый үсешенә үз өлешен кертүче һәркемгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. 
Бәйрәм мәйданында  көне буе җыр-биюләр тынмас, төрле спорт ярышларында  һәм уеннарда һәркем көчен, җитезлеген күрсәтә алыр. Бәйгеләрдә актив катнашып, Сабан туен күмәкләшеп, бердәм булып, күңелле һәм матур уздырыйк! 
Милли бәйрәмебез белән тәбрикләп, һәркемгә нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, гаилә иминлеге телим. Басуларда игеннәр күкрәп уңсын, һәр өйдә тынычлык, муллык хөкем сөрсен!
Александр Никошин, 
муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев