Сабан туенда әтәчне Әнҗерә егете Ринас «азат итте»
Сабан туеның иң зур игътибарны җәлеп итә торган, аеруча мавыктыргыч һәм кызыклы бәйгесе – очындагы читлеккә әтәч урнаштырылган галәмәт озын колгага менү.
Моны инде бик сирәкләр генә башкара ала. Бу юлы да бик күпләр биек баганага үрмәләүдә үзләрен сынап карадылар. Әмма уңыш елмаерга ашыкмады. Берәүләр колганың яртысына да җитмичә кире төштеләр, ә бер егет “финишка” аз гына калганда кире чигенде. Кыскасы, Сабан туе икенче яртысына авышты, ә әтәч читлегендә кала бирде.
Халык озын колганы “буйсындырасы” егетне түземсезлек белән көтте. Һәм менә ул – җитез генә баганага үрмәләп, читлекне ачты һәм көне буе “тоткында”тилмергән әтәчне иреккә чыгарды. Мәйдан булдык- лы егеткә соклануын белдереп шаулатып кул чапты.
Каһарман егет Иске Әнҗерәдән Ринас Газизов булып чыкты. Ул Питрәчтә йөк машинасы йөртүчесе булып эшли икән. Ринас спорт белән дус, Сабантуй бәйгеләрендә катнашырга да ярата. Афәрин, Ринас!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев