Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәдәният йорты сәхнәсендә район мәгариф идарәсе, балалар иҗат йорты һәм Базарлы Матактагы балалар бакчалары үзешчәннәре концерты булды

Район мәдәният йортында үткән атнада ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган фестиваль кысаларында район мәгариф идарәсе, балалар иҗат йорты һәм Базарлы Матактагы балалар бакчалары үзешчәннәре концерты булды.

Тамаша залы халык белән тулы иде. Коллективлар сәхнәдә хор һәм аерым җыр номерлары, шаян чыгышлар, дәртле биюләр белән үз осталыкларын күрсәттеләр. "Теремкәй" бакчасы хезмәткәрләренең Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек сәхнәләштерүе, "Ромашка" бакчасы коллективының "Кодалар" номеры, Александр Елисеев башкаруында рус халык җырлары тамашачыларга бигрәк тә ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев